Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метрәй халык театры белән таныш идегезме?

Метрәй авылы, аның халкы турында бик күп сөйләп һәм язып булыр иде. Алар башка җирлек кешеләреннән эшчән, талантлы, актив һәм бераз хыялый булулары белән аерылып торалар. Эшчән дибез, чөнки замана алып килгән колхозларны таркату җилләренә бирешмичә, яңа алымнар табып, игенен үстерәләр, терлеген, кош-кортын үрчетәләр, тимерен бөгәләр, калайдан челтәрләп бизәкләр ясыйлар....

Театр дигәннән метрәйлеләргә чын-чынлап, театр җене кагылган. 1993 елда, үзешчән коллектив буларак оешып, Метрәй урта мәктәбенең өлкән буын укытучылары Мирзанур Галимов, Шәмсия Фәһимова, Энҗе Корбыева катнашында Ф. Яруллинның "Мәхәббәт яңгыры" комедиясен сәхнәләштерә. Әсәрне мәктәпкә кайтып кына эшли башлаган яшь белгеч Синара Яббарова сәхнәгә куя. Шушы елдан башлап, театр коллективы һәр елны үзләренең чыгышларын авыл халкына һәм район тамашачыларына тәкъдим итә башлый .Ф. Садриевның "Кондырлы кодачасы", Ю. Әминовның " Язылмаган законнар" драмасы, З. Хәкимнең "Килә ява, килә ява", Х. Вахитның "Талак, талак" комедияләре,Т. Миңнуллинның "Сөяркә" драмалары тамашачы аеруча яратып карый. 2000 елда алар Ф. Садриевның " Безнең авыл кызлары" драмасы белән Актанышта үткәрелгән халык театрлары фестиваленең зона турында чыгыш ясый һәм жюри тарафыннан югары бәя ала. 2002 елда коллективка Халык театры исеме бирелә. Ә менә режиссерлык вазыйфасын сәхнә диеп хыялланучы Синара Ягъфәровнага тапшыралар.

Метрәй халык театрының республика күләмендә унышларын саный китсәң, алар байтак: 2006 елда республикада үткәрелгән халык театрлары фестивалендә, Д. Салиховның "Язмыш" драмасын күрсәтеп, авыл театр коллективлары арасында I дәрәҗә лауреат булдылар. Әлеге драма белән театр районда, авылларда ун тапкыр, Актаныш, Минзәлә, Баулы, Менделеевск шәһәрләрендә чыгыш ясап, тамашачылар мәхәббәтен яулый. 2008 елда исә Метрәй халык театры Д. Салиховның "Туй күлмәгем - соңгы бүләгем" драмасы белән кабаттан фестивальдә катнаша һәм республикада I дәрәҗә лауреат исеме ала. 2014 елда метрәйлеләр республика күләмендә үткәрелгән "Идел-йорт" фестивалендә Г. Зәйнашеваның "Язмышлар һәм ялгышлар" драмасын тәкъдим итте. Казан тамашачысы үзешчәннәрнең чыгышын аягүрә басып алкышлады. Төп рольне башкарган Синара Яббарова "Иң яхшы хатын- кыз роле" номинациясендә җиңүгә иреште.

Коллективта, тамашачы күңелен әсир итеп, танылу алган артистлар бик күп. Рәзилә Хәбибуллина, Дамир Сәетов, Гөлфинә Шәйгәрдәнова, Рүзәл Минһаҗев, Булат Галимҗанов, Илүзә Шәйгәрдәнова, бертуган Илмир һәм Илнар Яббаровлар - шундыйлардан. Ел саен коллектив яңа үзешчәннәр белән тулылана. Бүген Метрәй халык театрын яшьләр тота. Аларның чыгышларын район тамашачысы һәр елны сагынып көтеп ала. Узган ел, Р. Зәйдулланың "Пачпортлы Шүрәле" комедиясен күрсәтеп, тамашачыларны рәхәтләнеп көлдергән булсалар, быел исә Ш. Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" драмасы белән елаттылар. Чирек гасыр элек язылган әсәрдә күтәрелгән тәрбия, гаилә проблемалары бүген дә актуальлеген югалтмаган. Зал, тып-тын калып, сәхнәдәге вакыйгалар эченә кереп китә, артистлар белән бергә көлә, алар белән бергә елый... Спектакль тәмамлангач, тамашачыларның аягүрә басып кул чабулары - үзешчәннәр өчен иң югары бәя. Театр күптән түгел генә "Идел-йорт" фестиваленең зона турында Минзәлә тамашачысын үзләренең уены белән сокландырды. Театр коллективы татар драматургларының классик әсәрләрен югары дәрәҗәдә сәхнәләштергән өчен С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Спектакльдә уйнаган үзешчән артистларга үз образларын оста тудырган өчен дипломнар тапшырылды: "Беренче пландагы хатын-кыз роле" номинациясендә Ана ролен башкарган Синара Яббарова, "Беренче пландагы ир-ат роле" номинациясендә - Марат Кашапов, "Икенче пландагы хатын-кыз роле" номинациясендә - Гөлфинә Шәйгәрдәнова, "Дебют" номинациясендә - Илнар Яббаров, Әлфинә Шәйгәрдәнова, "Үзенчәлекле роль" номинациясендә - Фәридә Әхмәтҗанова, "Табигыйлык" номинациясендә Дамир Сәетов бүләкләнде. Үз образларын искиткеч итеп уйнаган Рөстәм Габидуллин, Алмаз Габидуллин, Язилә Әгълиуллина, Илүзә Шәйгәрдәнова, Фәридә Яббарова, Булат Галимҗанов, Энҗе Хайбрахманова, Фәнис Абдуллин жюри тарафыннан югары бәя алдылар. Театр белгечләре һәм тамашачылар халыкны уйландырырлык тирән мәгънәле әсәрләр куйган өчен режиссер Синара Яббаровага, мәдәният йорты директоры Гөлфинә Шәйгәрдәновага рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Метрәйлеләргә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, тамашачыларны берсеннән-берсе матур әсәрләре белән сөендерсеннәр.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X