Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур эшләребез бар

12 февраль көнне өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXIII сессиясе узды. Сессия эшендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Президент аппараты, Дәүләт Советы, министрлар кабинеты вәкилләре, район советы депутатлары, авыл хуҗалыгы формированиеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм район җәмәгатьчелеге катнашты.

Мөслим муниципаль районының 2017 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар белән район башлыгы Рамил Муллин таныштырды.

- Узган ел да районыбыз өчен истә калырлык вакыйгаларга, тарихи мизгелләргә бай булды. Шунысы мөһим: башкарган һәр эшебез, үткәргән һәр чарабыз районыбызның тотрыклы үсешен тәэмин итүдә, җирлегебездә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен тагын да яхшырту максатын күздә тотты. Алдыбызга куйган максатларыбызның күбесен хәл иттек, күп кенә мәсьәләләргә чишелеш таба алдык. Әлбәттә, һәр башлангычыбызда республика хөкүмәте, Президентыбыз ярдәмен, райондашларыбызның теләктәшлеген тоеп эшләдек, - дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗинның чыгышы да тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Ул, ирешелгәннәрне бәян итеп кенә калмыйча, тармактагы хәлләр торышына тулы анализ ясады. Терлекчелек тармагына аерым игътибар биреп, эш алымын үзгәртергә кирәклеген әйтте. Районда үз эшчәнлеген башлап җибәрүче "Август" компаниясенә зур өметләр баглануын белдерде.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә балаларны җирлегебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләүдә яңа алымнар куллану кирәклеген ассызыклады.

Якташыбыз - ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов районыбызда башкарылган эшләрдән канәгать булуын белдерде:

- Бүгенге очрашуда мөслимлеләрнең матур эшләре хакында күп сөйләнде. Балалар бакчаларын, мәктәпләр һәм аграр көллиятне, универсаль спорт залын да караганнан соң, соңгы елларда Мөслимдә зур эшләр башкарылуын күрдем. Һәркайда төзеклек, чисталык һәм матурлык күзгә ташлана. Бүген Мөслим куанып, шатланып яшәрлек төбәккә әверелде. Якташларым Президентыбызның зур ярдәме белән халык өчен уңайлыклар тудырганнар. Заманча биналар, яңа җиһазлар, матур заллар тиешле максатка хезмәт итсен!

Сессия матур мизгелләр белән тәмамланды. Район мәдәният бүлеге муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Салихҗанов Ирек Фаяз улы мәдәниятне үстерү өлкәсендә куйган нәтиҗәле хезмәте өчен РФ Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән "Строймелиосервис" җәмгыяте баш инженеры Фәттахов Радик Әбүзәр улына ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исем бирелде. Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Чулпан Алмаз кызы яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсенә керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чарада ТРның муниципаль берәмлекләре арасында узган "Иң яхшы яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше" конкурсына да йомгак ясалды. "Авыл җирлекләрендә иң яхшы үзәк чыршы бизәлеше" номинациясендә өченче урынны яулаган Иске Карамалы авыл җирлегенә диплом тапшырылды.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев