Марат Әхмәтов: Журналистларга ясалма фәһем белән көндәшлек итәргә туры килә
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы журналистларга авыл тормышының абруен арттыру юнәлешендә эшләргә кушты
«Ясалма фәһем – ул каләм кебек үк корал»
Матбугат көне уңаеннан ТР Дәүләт Советында «Татмедиа. Яңа исемнәр» проектында катнашучы яшь журналистларның фотокүргәзмәсе оештырылды. Алар арасында «Татар-информ» хезмәткәрләре дә бар.
«Бу – журналистикада үзен танытырга өлгергән яшь белгечләр. Алар медиа өлкәсенә яңа идеяләр белән килде һәм аларны тормышка ашырырга әзер. Проектта Татарстанның 10 районыннан 32 хезмәткәр – хәбәрчеләр, SMM-белгечләр, веб-мөхәррирләр, вёрсткалаучылар, теле- һәм радиопрограммалар алып баручылар катнашты. Алар цифрлы медиа, ясалма фәһем һәм мультимедиалылык чорында эшли», – дип сөйләде проект авторы, «Татмедиа»ның PR-директоры Ләйсән Сафина.
Парламент бинасында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде. Бу аның яңа статуста республика массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән беренче тапкыр очрашуы.
Озак еллар дәвамында ТР Матбугат көнендә журналистларны Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. Ул депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшырганнан соң ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе булды. Ул очрашуда катнашмады, әмма медиаҗәмгыять вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән үзенең MAX каналында котлады.
Очрашуны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев башлап җибәрде. Ул бүгенге көндә медиатармакның җитди үзгәрешләр кичерүен билгеләп үтте. Алар, беренче чиратта, технологияләр үсеше белән бәйле дип белдерде ул.
«Әлбәттә, тармакта сораулар, авырлыклар, үзгәрешләр бик күп. Безгә «Дзен»нан коллегабыз килде. Аның белән сөйләшеп тордык. Бүгенге көндә бик күп технологияләр өйрәнәбез. Төп сорау: нәрсәгә басым ясарга? Алар сүзгә басым ясый. Ясалма фәһем, алгоритмнарны белү – ул шулай ук эш коралы. Каләм кебек үк. Шуңа күрә иң мөһим нәрсә булып сүз һәм мәгълүматны укучыга җиткерә белү тора», – диде ул.
Фото: gossov.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев