Майамида яшәүче татарлар «Татарча диктант» язды
Чара Америка Кушма Штатларының Флорида штаты Майами шәһәрендә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә
Акцияне оештыручы милләттәшебез – Гөлнара Гәрәева. Гөлнара – Түбән Кама кызы. Хәзер Майами шәһәрендә яши. Ул үз тирәсенә Татарстаннан булган ватандашларын җыйган. Мәсәлән, татар телендә диктантны Раушания һәм Андрей Мелединнар язды. Алар икесе дә Яшел Үзәннән. Акциянең катнашучылары арасында Татарстаннан Мәдинә Гыйльфанова һәм Рөстәм Шәмсетдинов та бар иде. Мәдинә Яшел Үзәндә туган, ә Рөстәм АКШка Чаллыдан күчеп киткән.
«Без мондый проектның бер өлеше булуыбызга бик шат», — дип хәбәр иттеләр безгә Майамидан ватандашларыбыз.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев