«Маяк» социаль хезмәт күрсәтү үзәге — республика конкурсы җиңүчесе!
Яңалыклар

«Маяк» социаль хезмәт күрсәтү үзәге — республика конкурсы җиңүчесе!

30 сентябрь көнне «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешмасы» бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында әлеге конкурсның республика этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мөслим районында эшләүче «Маяк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ике номинациядә I урыннарга лаек булды.

Проект җитәкчесе Шиһапова Роза Фәнил кызына җиңүче дипломнары тапшырылды.

Мөслим районында социаль ярдәм күрсәтү, күпбалалы гаиләләргә һәм хезмәткәрләргә ярдәм итү юнәлешендә алып барылган эшнең республика күләмендә югары бәяләнүе — коллектив өчен зур уңыш!

Бәйге 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Аның максаты — социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларның уңай тәҗрибәсен ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын социаль әһәмиятле мәсьәләләргә җәлеп итү һәм оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү.

Фото – «Маяк» социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән.

 


Нет комментариев