Май уртасында Татарстанга янәдән аномаль җылы килә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте
11-20 майда климатик норма республикада +13,4 градус, ә Казанда +13,6 градус тәшкил итә. Шулай итеп, уртача температура +17,4 һәм +17,6 градус булачак.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда җәйгечә җылы 8 майга кадәр генә сакланачак, дип хәбәр иткән иде. Моңарчы синоптиклар май аенда республика территориясендә һава торышы аномалияләре булачагын көтмәде.
Бүген, 11 майда, төбәктә 18 градуска кадәр җылы булачак. Иртәгә, 12 майда, Татарстанга яшенле яңгырлар һәм көчле җил киләчәк.
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев