Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Маңгайга суккан тырма (Янәдән мошенниклар турында)

Соңгы вакытта социаль мошенниклар белән бәйле авыр хәл кабат "җанланды". Төрле кисәтүләргә дә карамастан, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр андыйларның кармагына эләгергә генә тора. Ел дәвамында җирлегебездә 3 алдау һәм алдану очрагы теркәлгән. Маңгайга бер суккан тырмага кабат-кабат басабыз шул. Телефонга җибәрелгән "Сезнең улыгыз авариягә юлыкты...", "Әни, минем зур проблемаларым килеп...

Соңгы вакытта социаль мошенниклар белән бәйле авыр хәл кабат "җанланды". Төрле кисәтүләргә дә карамастан, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр андыйларның кармагына эләгергә генә тора. Ел дәвамында җирлегебездә 3 алдау һәм алдану очрагы теркәлгән. Маңгайга бер суккан тырмага кабат-кабат басабыз шул. Телефонга җибәрелгән "Сезнең улыгыз авариягә юлыкты...", "Әни, минем зур проблемаларым килеп чыкты, шушы номерга акча сал. Яңадан барысын да аңлатырмын...", "Банкка әҗәтегез бар, шушы номерга акча күчерү кирәк...", "Сезнең хисаптан 500 сум акча күчерелде, тулырак мәгълүмат ... телефоны буенча.." кебек ялган смсларга хәзер "Бозым чыгарам", "социаль хезмәттән", "ишек-тәрәзә куючы", "акча алышыну сәбәпле пенсионерларга булышырга ниятләгән банк хезмәткәре"... дигәннәре дә өстәлде. Үзләрен кем дип кенә танытмый да, самими халыктан ничек кенә акча суырмый алар. Бу хакта мәгълүмат чаралары да, хокук органнары да, участковыйлар да кисәтеп тора, югыйсә! ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча оперуполномоченные Илмир Шәймарданов сүзләренчә, социаль мошенниклар арасында телефон иң отышлысы кала. "Төн уртасында шалтыратып, "якының бәлагә тарыды", дип акча сораучыларга барысы да ышанып та бетмидер, андыйлар да шактый. Ләкин акчасыз калучылар күбрәк. Гадәттә андый акчаларны кайтару да катлаулы", - ди Илмир Шәймарданов. "Авито"га урнаштырган белдерүләр аркасында карталарында булган акчаларыннан колак кагучылар шактый. Тәкдим ителгән товарга акчаны картага күчерәм дип, банк картасының саннарын белешеп, шуннан соң аны мобиль банкка тоташтырырга сорап, хуҗасының үз кулы белән акча "көри" мошенниклар! Шалтыратып, сезне бу эшләрне эшләргә күндерә башласалар, телефонны кичекмәстән куярга кирәк. Алдарлар кешене ышандыра торган психологик ысуллар куллана. Шуны онытмагыз! Бу хакта өлкәннәргә, күршегездә яшәгән әби-бабайларны да кисәтеп куярга онытмагыз. Әгәр дә инде сездән шалтыратып, банк картасының номерларын алырга өлгергәннәр икән, картада күрсәтелгән номерга шалтыратып, банк картасын блоклаштырып куегыз. Мошенниклык эшләнгән көнне урланган акчаларны янәдән картага кайтаруын сорап, банкка гариза язарга була. Чөнки банк, карта хуҗасы акча операциясе башкарылган көнендә бу гамәлне оспорить итсә, средстволарны картага кайтарырга бурычлы. "Түләүсез игъланнар бирелүче сайтлар - мошенниклар өчен иң табышлы урын. Сатучыга шалтыратып банк картасының номерын, бирелү вакытын, карта артындагы кодны сорыйлар. Әлеге өч мәгълүмат булса, картадагы акчалардан колак кактың дип уйла. Хуҗасының номерына банктан килгән кодларны да сорап алып, мошенник үз телефонына мобиль банкны бәйли һәм акчаларны урлый. Банкоматка барып ниндидер кнопкаларга басуын да үтенә кайбер очракта аферистлар. Һәрберсендә кеше "кәкре каен"га терәлеп кала. Сак булыгыз!" - дип кисәтә халыкны Илмир Илдусович. Әйе, тормышлар җиңел түгел. Хәтеребез кыскамы, әллә самимилегебез көчлерәк микән?! Ышанабыз шул. Ышанып алданабыз. Бер-береңә ышану булмаса, бөтенләй яшәве авырдыр. Һәрнәрсәдән шикләнегез димибез, ләкин саклык кирәк. Аралашыгыз, әмма артык ышанучан булмагыз һәм үзегездән файдалануга юк куймагыз. Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев