25 декабрь 2016 яңалыклары
-
Гүзәл Удачина гражданнарны кабул итәчәк
2016 елның 27 декабрь көнендә ТР Мәгариф һәм фән министрының урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова һәм Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белән берлектә мәгариф өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәкләр. Кабул итүгә (843) 236-61-64...
-
24-27 декабрь көннәренә һава торышы
24 декабрь -11, -6, болытлы, кар, җил - көньяк-көнбатыштан. 25 декабрь -8, -5, аязучан-болытлы, кар, җил - көньяк-көнчыгыштан. 26 декабрь -12, -9, аязучан-болытлы, кар, җил - көньяктан. 27 декабрь -13, -5, аязучан-болытлы, урыны белән кар, җил - көньяк-көнбатыштан.
-
Маңгайга суккан тырма (Янәдән мошенниклар турында)
Соңгы вакытта социаль мошенниклар белән бәйле авыр хәл кабат "җанланды". Төрле кисәтүләргә дә карамастан, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр андыйларның кармагына эләгергә генә тора. Ел дәвамында җирлегебездә 3 алдау һәм алдану очрагы теркәлгән. Маңгайга бер суккан тырмага кабат-кабат басабыз шул. Телефонга җибәрелгән "Сезнең улыгыз авариягә юлыкты...", "Әни, минем зур проблемаларым килеп...
-
Мөслим бадминтончыларының уңышы
Казан бадминтон үзәгендә 2005-2007 елгы һәм аннан кечерәкләр арсында "Татрстанның бадминтон өметләре" бәйгесенең дүртенче финал туры үтте. Ярышта 200 якын спортчы катнашты. Алар арасында безнең яшь бадминтончылар да көч сынашты. Парлы разрядта Нурислам Шәйхуллин һәм Ринас Ханов икенче урынны яуладылар, ә шәхси беренчелектә Нурислам Шәйхуллин пъедестальнең иң югары баскычына күтәрелде....
-
Районда көненә 42,7 тонна сөт җитештерелә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда 4700 баш савым сыеры исәпләнә, көнгә 42,7 тонна сөт җитештерелә. Савым сыерларының продуктлылыгы көнгә уртача 9,1 килограмм тәшкил итә. Рәзинә Габидуллина, Айнур Сәетгалиев, Илсур Шиһапов гаилә фермаларында көнлек савым уртача 19-14 әр килограммга җитә. "Туган як" агрофирмасында һәр сыердан 12,4...