Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лицейда тормыш дәресләре үтте

Район мәктәпләрендә тормыш дәресләре уза. Аның кысаларында лицейда укучылар өчен "Безнең чор геройлары" һәм "Батырлар булып тумыйлар, батырга әйләнәләр" исемле тормыш дәресләре үтте. 8-11 сыйныфлар Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге начальнигы Наил Бәдретдинов белән очрашса, 6,7 сыйныфлар әфганчы Алмаз Мирзаянов, 1 нче сыйныф укучылары Кәрим Галиев...

Район мәктәпләрендә тормыш дәресләре уза. Аның кысаларында лицейда укучылар өчен "Безнең чор геройлары" һәм "Батырлар булып тумыйлар, батырга әйләнәләр" исемле тормыш дәресләре үтте. 8-11 сыйныфлар Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге начальнигы Наил Бәдретдинов белән очрашса, 6,7 сыйныфлар әфганчы Алмаз Мирзаянов, 1 нче сыйныф укучылары Кәрим Галиев белән очрашты. Батыр райондашыбыз узган ел бозлы елга өстендә калган күршесен үлемнән коткарып калган иде. Укучылар Кәрим аганың батырлыгы турында йотлыгып тыңлады.

Полиция хезмәткәрләре Айдар Фахразиев белән Булат Садриев 1нче һәм 3нче сыйныфларда, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Илмир Яббаров 4 нче сыйныфларда булып, үзләре башкарган хезмәтнең үзенчәлекләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев