Кырлар хроникасы
Яңалыклар

Кырлар хроникасы

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 мең гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынган.

Бу – барлык мәйданның 65 проценты, дигән сүз. Гектар биреме уртача 31,3 центнер тәшкил итә. “Туган як” агрофирмасы, “Исламов”, “Авзалов” һәм “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыклары көзге чәчүне төгәлләде. Район буенча барлыгы 7500 гектарда көзге чәчү үткәрелде. Бер үк вакытта туфрак эшкәртү дә бара. Әлеге агрочара 14 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Без "Дзен"да! Дзен


авыл хуҗалыгы "Туган як" "Исламов" көзге чәчү "Авзалов"

Нет комментариев