Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыштан курыкмыйбыз

Һәр ел фасылы үз матурлыгы, үз кыенлыклары белән килә. Карлы, буранлы кышны бик күпләр зарыгып көтсә дә, көн дә капка төбен тутырып киткән карны көрәү җиңел, дип әйтеп булмый. Юлчылар өчен дә кыш айлары чын мәгънәсендә урак өсте. Караңгы иртәдән алар кар эттерүгә керешә.

Район үзәге урамнарын кардан арындыру белән "Мост" җәмгыяте шөгыльләнә. Җәмгыятьнең ике грейдеры, Т-150 һәм МТЗ тракторлары урамнарны эттерү белән шөгыльләнсә, парковкалардагы һәм урамнардагы карны ике погрузчик һәм ике КамАЗ машинасы махсус билгеләнгән урынга чыгара. Соңгы вакытта Мөслимдә җәяүлеләр өчен ясалган юллар мәйданы артты. Үзәк Пушкин урамында, "Пушкин" скверында һәм мемориаль комплексты гына 10 мең квадрат метр тирәсе брусчатканы чистартырга кирәк. Моның белән район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе шөгыльләнә. Моның өчен хезмәткәрләре роторлы кар аттыргыч белән тәэмин ителгән. Предприятиенең баш инженеры Ирек Заһидуллин сүзләренчә, үзәк урам халык эшкә йөри башлаганчы ук тәртипкә китерелә.

Тротуарларны кардан арындыру беренче вакытны бик катлаулы эш кебек күренсә дә, бүген алар да махсус техниа ярдәмендә чистартыла. Соңгы ике ел эчендә ике мини-трактор кайтартылган. Мостлылар карамагында булган әлеге техникаларның һәркайсыны махсус җайланмалар көйләнгән. Берсе ротор һәм щетка белән эш итсә, икенчесенә кырып бару һәм бозны эретүче реагент сибү җайланмасы ярдәмендә эшли. "Мини-тракторлар бигрәк тә бу атнаның дүшәмбе иртәсендә ярдәмгә килде", - ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов. Җәяүле юллары бу көнне шугалакка әйләнгән иде. Тротуарларга сибелгән реагент һәм тозлы ком катнашмалары тиз вакыт эчендә бозны эретә алды.

Шәхси йорт территорияләре генә райондашларыбыз карамагында кала. Билгеле, грейдерлар эттереп киткәннән соң һәр капка төбенә кар өелеп кала. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты мөслимлеләрне бу мәсьәләне аңлап кабул итүләрен һәм ихатадагы карны юлга чыгармауларын сорый. Кисәтү ясалып та гамәл кабатланган очракта физик затларга 2000-3000 сум штраф салу каралган.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев