Кышкы сезон ябылу уңаеннан алкалы хоккей буенча турнир оештырылды
Яңалыклар

Кышкы сезон ябылу уңаеннан алкалы хоккей буенча турнир оештырылды

"Яшьлек" спорткомплексында кышкы сезонны ябу уңаеннан алкалы хоккей турниры узды.

Ярышларда Мөслимнең "Яшьләр", "Ветераннар", "Яшьлек"-Татнефть, "Яшьлек" 2005-2007 командалары катнашты. Беренче урынны Мөслимнең "Яшьләр", икенче урынны "Ветераннар", өченче урынны "Яшьлек" - Татнефть командалары яулады. "Яшьлек" 2005-2007 командасы иң актив команда итеп танылды. Шамил Мирсалихов белән Илназ Харисовка иң яхшы уенчылар исеме бирелде. Рүзәл Ханов - иң яхшы сакчы, Раил Шакиръянов - иң яхшы хөҗүмче, Алмаз Галиев исә иң яхшы капкачы булды. Иң яшь катнашучы исемен - Ришат Хәйдаров, иң өлкән катнашучы исемен Илнур Галиев алды. Җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Бәйгенең иганәчеләре - Мөслимнең спорт мәктәбе, шәхси эшмәкәр Дамир Гайсин, "Шах" төзелеш материаллары кибете хуҗасы Айрат Шәмсетдинов. Хоккейчыларның тренерлары - Илгиз Софев, Раил Шакиръянов.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев