“Куркынычсызлык каешы” профилактик операциясе старт алды
Яңалыклар

“Куркынычсызлык каешы” профилактик операциясе старт алды

1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр “Куркынычсызлык каешы” профилактик операциясе старт алды.

“Машина йөртүчеләрнең дисциплинасы барыбер аксый әле. Куркынычсызлык каешларын һәм балаларны йөрткәндә махсус җайланма кирәклеген күпләр аңлап бетерми. Куркынычсызлык каешын чит илдә иминлек өчен эләктереп йөрсәләр, бездә ДАИ хезмәткәрләре штраф сукмасын дип кенә эләктерә. Операция башланганга 3 кенә көн узса да, руль артында куркынычсызлык каешын эләктермичә йөргән 9 райондашыбызга административ беркетмә төзелеп, һәрберсе1000 сум күләмендә штрафка тартылды”, – дип хәбәр итә ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Фото-Pixabay.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев