Күргәзмә эшли
Яңалыклар

Күргәзмә эшли

“Яшьлек” спорткомплексында үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады

“Яшьләр сайлый!” дип исемләнгән әлеге күргәзмәне “Август-Агро” идарәче компаниясе оештырган. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы яшь кадрларга багышланган рухландыргыч фотосурәтләр коллекциясе урын алган. Фотопортретларда компаниядә эшләүче яш егет-кызлар белән танышырга мөмкин. Әлеге күргәзмә бер ай дәвамында Мөслимдә эшләячәк.

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев