Күренекле райондашыбыз Фоат Садриев гомер бәйрәмен билгеләп үтә
Ф.Садриев - халык язучысы, Мөслим районының Мактаулы гражданины.
Күренекле райондашыбыз, халык язучысы Фоат Садриев бүген гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Үзе турында үзе ул болай ди:
"Балачактан ук кеше көлдерергә һәвәс идем мин. Гаиләдә мин – бердәнбер бала. Әти сугышта үлгән. Әнкәй белән икебез генә. Хатыннар кич утырырга керәләр, шунда мин аларны көлдерә торган идем. Гадәтемне белеп, алар миңа төрле сораулар бирәләр, мин кызык итеп җавап бирәм. Иҗади шаукым булгандыр инде ул. Күрше абзыйларның коесы янына җыела торган идек. Бервакыт шунда күрше Фаиз абый бармак юанлыгы гына бер метрлы торба тотып килгән. Торбаның бер башын минем колакка терәде дә икенче башыннан такмак кебек бер әйбер сөйләде. Егыла-егыла көлдем дә: “Фаиз абый, тагын сөйлә әле”, – дим. Тагын сөйләде. Шуннан үзем дә кызыклар сөйләп йөри башладым. Кешеләр көлә. Сайлау көнне концерт куйганда, “теге кызык әйбереңне сөйлә әле” дип, Рәхилә апа мине дә беренче тапкыр сәхнәгә чыгарды. Ул вакытта 2-3 класста укыганмындыр. Алдан кара тиредән сакал-мыек ясап, аны биткә җеп белән тарттырып бәйләдек. Халык кул чапты. Бервакыт колхоз рәисе Дәүләтша абый басты да: “Әйдәгез әле, җәмәгать, тагын бер сорыйк әле Гыйздиямал малаен! Сөйләсен әле, кызык бит”, – ди. Рәхилә апа тагын сәхнәгә төртеп чыгарды. Шуннан сәхнәгә тарта башладылар, спектакльләрдә дә катнаша башладым. 4 класста бик күп укый башладым. Г. Әпсәләмовның хикәясенә нигезләнеп, бер дәфтәр тутырып поэма яздым. Укытучы аны нык тәнкыйтьләде (җитмәгән җирләре булгандыр инде), шуннан соң мин аны мичкә яктым да хыялымны оныттым. Безнең драма түгәрәге бик көчле иде, 7 класска кадәр сәхнәдән төшмәдек. Сәхнә, мәктәптәге драмтүгәрәк балаларны дөрес сөйләмгә өйрәтә, телне үстерергә бик әйбәт.
10 классны тәмамлагач, район газетасы игълан иткән конкурска “Алар җиңелделәр” дигән хикәя яздым. Ул 1 урынны алды. Б у миңа дәрт бирде. Бер пәрдәлек пьесалар да яза башладым, аларны куя торган идек. Мин бит язучылар союзына да драматург буларак кабул ителдем. Редакция, райком работниклары белән элемтә урнашты. 1976 елда Әлмәт дәүләт театрында беренче комедиям куелды, аннан ике ел саен бер әсәрем чыгып барды. Әлмәт театрының да гөрләгән чагы иде ул, минем дә уңышлы чорым булды. Прозаны мин беркайчан да ташламадым, хикәяләр яздым, аннан повесть яза башладым. Шулай итеп романга да кереп китәргә туры килде".
Ф.Садриев - халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Әлмәт Язучылар берлегенең Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләге, Р.Фәхретдинов исемендәге, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр иясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Мөслим районының Мактаулы гражданины. Мөслимебезнең яңа урамы аның исеме белән аталды.
Фоат ага, туган көнегез мөбарәк булсын!
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев