Күпфатирлы йортларны төзекләндерү – ел эшчәнлеге
Брифинг ахырында чыгыш ясаучылар журналистларның сорауларына җавап бирделәр
ТР Хөкүмәте йортында журналистлар өчен брифинг узды. Брифингның темасы актуаль темаларның берсе – “2026 елда Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның барышы турында”.
Брифинг эшендә - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Дамир Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин, Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды генераль директоры Айрат Абүзәров катнашты.
Дамир Шәйдуллин “Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү” буенча төбәк программасының үтәлеше белән таныштырды. Александр Тыгин “2026 елда Күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү” эшләре буенча чыгыш ясады.
Айрат Абүзәровның “2026 елда ТР күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру” турындагы чыгышы тыңланда. Брифинг ахырында чыгыш ясаучылар журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев