Күп балалы гаиләләргә керемнәре аз гына артып киткән очракта бердәм пособие озайтылачак
Бу хакта «РИА Новости»га Плеханов исемендәге Мәскәү Югары икътисад мәктәбе җитәкчесе урынбасары Юлия Коваленко хәбәр итте
Яңа норма «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон нигезендә 22 майда үз көченә керә.
Коваленко аңлатканча, үзгәрешләр керем билгеләнгән нормативтан артып киткән, әмма рөхсәт ителгән чикләрдә калган очракта күп балалы гаиләләр өчен түләүләрне озайтуны күздә тота. Аның сүзләренә караганда, пособие тагын бер ел дәвамында түләнәчәк.
Эксперт ачыклык керткәнчә, түләүне саклап калу өчен гаиләнең бер әгъзасына керем төбәк яшәү минимумыннан 10 проценттан артмаска тиеш. Шул ук вакытта пособие күләме балага төбәк яшәү минимумының 50 процент тәшкил итәчәк.
Шулай ук Коваленко билгеләп үткәнчә, 2026 ел башында түләү билгеләүдән баш тарткан гаиләләргә үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң яңадан исәпләүләр автомат рәвештә үткәреләчәк.
Фото – «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев