Кулга ияләштергәннәр алдында бурычлыбыз. Бүген Бөтендөнья песиләр көне
Бүгенге тормышта һәркем үз мәшәкатьләренә чумып яши. Ә тирә-якка күз салсаң, мохтаҗ җаннар аз түгел бит! Урамнан барганда нәүмиз карашларын сиңа төбәгән, салкыннан өшеп, җылы өмет иткән йорт хайваннарын жәлләмичә калу мөмкин түгел! Йортны пычрата, җоны коела, өрә-мияулый дип, эт һәм песиләрен урамга куып чыгаручылар күп. Кзанда хуҗасыз хайваннарга ярдәм итү оешмасында әгъза булып торган Ольга Нуруллина Мөслимдә дә бу юнәлештәге эшчәнлеген дәвам итә. Аның урамнан хуҗасыз песи яисә эт яныннан тыныч кына үтеп киткәнен хәтерләмим мин. Мөмкинлеге булса, ул аларның барысын да җыеп тәрбияләр, ашатыр-эчертер, җылытыр, назлар иде. Шушы көннәрдә ул укучылары белән Яр Чаллы шәһәрендә булып кайтты.
- Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары белән, "Сорарга мөмкинлеге булмаганнарга ярдәм ит!" хәйрия акциясенә кушылып, Яр Чаллы шәһәрендәге "Азыйра" приютындагы хуҗасыз этләргә ризыклар илтеп кайттык. Аларның безнең күчтәнәчләргә ничек сөенгәнен белсәгез икән! Һәркайсы сикереп рәхмәт әйтә, ялап алырга тырыша. Ә күзләреннән: "Кайчан алып китәсең инде мине?!" дигән сүзләрне укырга була. Укучылар да әлеге сәфәргә бик сөенде. Приют хезмәткәрләре һәм хәйрия акциясен оештыручылар, Мөслим укучыларының посылкасына рәхмәтләрен белдереп, шәһәрнең рәсми сайты аша рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр, - ди укытучы Олга Нуруллина.
"Кече туганнарыбызны яраткан кеше мәкерле була алмый. Аның күңеленә туганда ук изгелек орлыклары мулдан салынган", - ди иде әбием. Бу сүзләрнең мәгънәсенә хәзер генә төшендем. Хак сүзләр бит! Эт яисә мәчене типкәләгән, кыерсыткан бала үскәч миһербанлы була алмыйдыр. Киресенчә, хайваннарны кызганган, аларга ярдәм иткән бала бер вакытта да начар юлга басмас. Юкка гына хайваннар приютын балалар йорты белән чагыштырмыйлар. Аларның икесендә дә яңа гаиләгә алып китүне көтеп гомер кичерәләр. Берсендә - сабыйлар, икенчесендә - этләр. Киң күңелле, үзенең йөрәгендә булган җылыны башкалар белән дә бүлергә әзер торган кешеләр янәшәбездә күбрәк булсын иде!
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев