Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кошларга ярдәм итәбезме?

#кошларгаярдәмит акциясе игълан итәбез

Әмәкәй мәктәбе укучылары әтиләре белән бергәләп кошлар өчен җимлекләр әзерләгән. Хәзер аларга җим салып торырга кирәк. Бу эшне дә бик теләп башкаралар. "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз", - диләр алар.

Бу суыкларда сез дә кошларны ашатасызмы? Әйдәгез, #кошларгаярдәмит акциясе игълан итәбез. Җимлек ясап, анда кошлар килүен фотога төшерегез. Шушы хештег ярдәмендә ВКга фотолар куегыз. Без үз чиратыбызда сезнең фотоларны башкаларга да күрсәтербез.

Кыш әле озын, салкыны да күп булыр. Канатлы дусларыбызга исән-имин кышларга барыбыз да ярдәм итә ала.

Фотолар - Әмәкәй мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев