Корбан гаете котлы булсын!
Яңалыклар

Корбан гаете котлы булсын!

27 майда барча мөселман халкы Корбан гаетен билгеләп үтә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләү сүзләрен җиткерде

Анда мондый юллар бар: “Корбан гаетенең мәгънәсе – Аллаһка якынаю, иман китерү. Тирән рухи эчтәлектәге бәйрәм дөньядагы миллионлаган мөэмин-мөселманны берләштерә, шәфкатьлелек һәм миһербанлылыкның зур көчкә ия булуына ышаныч тудыра, игелек кылуның савабы турында искәртә. Корбан бәйрәме хәерле эш-гамәлләр башкаруга, фәкыйрьләргә һәм авыруларга ярдәм итүгә, ата-аналарыбызны олылауга, өлкәннәрне хөрмәт-ләүгә, шәфкать-мәрхәмәт күрсәтүгә игътибарны көчәйтә. Бәйрәм хәерле эшләр һәм сөенечләр, бәхет һәм иминлек алып килсен. Игелекле башлангычларыбызда Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын!”

 

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев