Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Корбан гаете – ислам дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Корбан гаете игелеклелек һәм ярдәмләшү үрнәге булып тора, Аллаһы Тәгаләнең безгә күрсәткән рәхмәте һәм изге гамәлләре хакында искә төшерә

21 август көнне мөселман дөньясы мөбарәк бәйрәмебез – Корбан гаетен билгеләп үтә. Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән барлык дин кардәшләребезне Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Корбан гаете – ислам дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Корбан гаете игелеклелек һәм ярдәмләшү үрнәге булып тора, Аллаһы Тәгаләнең безгә күрсәткән рәхмәте һәм изге гамәлләре хакында искә төшерә. Иманлы кеше өчен иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә каршында иң сөекле гамәл – игелек кылу. Коръән Кәримдә дә: “Кешеләргә рәхим-шәфкать күрсәтсәгез, үзегез дә Аллаһы Тәгаләдән мәрхәмәт күрерсез”, диелә.

Аллаһның ярдәме белән республикабызның, районыбызның ышанычлы адымнар белән алга атлавын, икътисадый куәтебез артуын күреп куанабыз. Шул ук вакытта җәмгыятебезнең рухи гадәт-кыйммәтләре дә ныгый, халкыбызда дини үзаң үсә. Мәчетләр төзелү, райондашларыбызның, бигрәк тә яшьләрнең гореф-гадәтләрне сакларга омтылуы сөендерә. Без республикабызда һәм Мөслимебездә милләтләр һәм гражданнар, төрле диннәр һәм төрле халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек белән горурланабыз. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышларыбызның кадерен белеп, әҗерен күреп яшәргә насыйп булсын.

Изге Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһы Тәгалә үзенең бетмәс нигъмәтләрен, тынычлык, бәхет-сәгадәт, сәламәтлек, иминлек бирсен. Туганлык җепләрен һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен һәр гаиләгә, бөтен җәмгыятькә иңдерсә иде! Бу изге бәйрәм һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен.

Корбан гаете мөбарәк булсын!

 

Рамил Муллин,

 муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан гаете