Яңалыклар

Кол Шәриф мәчете 19-20 мартта туристлар өчен ябык булачак

Чикләүләр 19 мартта 18:00 сәгатьтән үз көченә керә һәм 20 мартта 9:00 сәгатькә кадәр гамәлдә була

Ураза бәйрәме алдыннан Кол Шәриф мәчетен туристлар өчен вакытлыча ябачаклар, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат үзәге. Чикләүләр 19 мартта 18:00 сәгатьтән үз көченә керә һәм 20 мартта 9:00 сәгатькә кадәр гамәлдә була.

Рамазан аеның тәмамлануын бәйрәм итү 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укудан башлана, 7:00 сәгатьтә гает вәгазе һәм 7:30 сәгатьтә гает намазы белән дәвам итә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев