“Кояшлы Ык”та глемпинглар: Мөслим районында «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты ничек эшли
2025 елның кышында Ык буенда глемпинглар эшли башлады. Алар “Туризм һәм кунакчыллык” милли проектын гамәлгә ашыруда уңышлы эшли. “Кояшлы Ык” паркы һәм глемпинглар кунакларны ел әйләнәсе каршы алырга әзер
“Туризм һәм кунакчыллык” милли проектының максаты – ил икътисадында туристлык тармагының ролен күтәрү һәм 2030 елга туристлык сәфәрләре санын 140 млн га кадәр арттыру.
Мөслим районында туристик инфраструктура үсешкә йөз тота. Төбәгебезнең матур табигате үзенә җәлеп итә. Гаҗәеп матур табигать кочагында заманча ял зонасы – “Кояшлы Ык” ял паркы ачылды. Ык буенда урнашкан ял зонасының озынлыгы – 5 километрга якын, мәйданы – 60 гектардан артык. “Кояшлы Ык” ял итү зонасы – мөслимлеләрнең яраткан ял итү урыны. Хәер, бирегә күрше-тирә районнардан да, Россия шәһәрләреннән дә ял итәргә киләләр. Ык буе елның теләсә кайсы вакытында күзләрне сөендерә. Язын алмагачлар, шомырт, сиреньнәр чәчәк ата, сандугачлар сайрый, җәен күләгәле аллеялар һәм җылы елга суы үзенә тарта. Көзге һава яфраклар кыштырдавы астында парк сукмаклары буйлап йөреп кайтырга дәртләндерә. Яр буенда ял итү өчен таганнар, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары бар. Катамараннар прокаты эшли. Паркның буеннан буена арт-объектлар озата бара. Аларның күпчелеге “Ленд-Арт” халыкара фестивальләре вакытында ясалды. 2019 елда ясалган арт-объектларны реставрацияләү белән бергә Ык буенда яңа фигуралар да калыкты. Табигый материаллардан эшләнгән ике дистәдән артык объект барлыкка килде.
2025 елның кышында Ык буенда глемпинглар эшли башлады. Алар “Туризм һәм кунакчыллык” милли проектын гамәлгә ашыруда уңышлы эшли. “Кояшлы Ык” паркы һәм глемпинглар кунакларны ел әйләнәсе каршы алырга әзер.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев