Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Көчле рухлылар бәйрәме

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Без бергә!” дип исемләнгән чара үтте

Чара “Күрше” фестивале кысаларында узды. Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов ир-егетләрне бәйрәм белән котлады. 


– Элек хәрби хезмәттә булу шулай тиеш дип каралса, бүген без армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең илебезне сакларга әзерләнүен аңлыйбыз. Илебезне нигә сакларга кирәклеген дә аңладык. Безнең белән дус булып йөрүчеләрнең Россияне таркатып, илебездә яшәүче төрле милләт халыкларын үзара сугыштырып, байлыкны бүләргә теләвен белдек. Безнең бердәм һәм көчле булуыбыз кирәк! Россия элек-электән Ватанны саклаучылар хисабына көчле булган. Без бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбызны, локаль сугышларда катнашучыларны искә алабыз, махсус хәрби операциядә катнашучыларга башыбызны иеп рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин. 


Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм илтеп кайткан Рузәл Минһаҗев егетләрнең кайнар сәламнәрен җиткерде. 


Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, чарада катнашучылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән ир-егетләр истәлегенә чәчәкләр салды.


Бәйрәм “Мөслим йөрәге” скверында дәвам итте. Район башлыгы җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән өчен һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бертөркем ир-егетләргә: райондагы иҗтимагый хәрби хәрәкәтләр җитәкчеләренә, тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучыларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатларын тапшырды. Махсус хәрби операциядә яраланган егетләргә ярдәм йөзеннән хәрби госпитальләргә инвалид коляскалары әзерләп җибәрүче Ринат Җәлилов белән Алмаз Солтанов һәм Германиядә хезмәт иткән Совет гаскәрләре төркеме госпиталь җитәкчеләренең Рәхмәт хатларын алды.


Яшьләргә, балаларга да үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырылды. Балалар өчен хәрби-спорт тематикасына ярышлар оештырылды. Укучылар вакытка противогаз киде, хәрби рюкзак, автомат җыйды. Кызлар медицина бинтларын тизлеккә төрүдә, беренче ярдәм күрсәтүдә көч сынашты. Кызлар һәм егетләр, мәктәпләр арасында канат тарту ярышлары да үтте. Соңыннан бәйрәмдә катнашкан һәркемне солдат боткасы белән сыйладылар.

Римма Афзалова фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев