Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киңәшле эш уңышка илтә

Җирлекләрдә үзара салым акчасы хисабына башкарылган эшләрнең күзгә күренеп артуымы, әллә акчаларның максатчан тотылуына ревизия комиссиясенең контроле көчәюме – җыеннар ничектер тыныч үтә. Чәчрәп торып сорау бирүчеләр дә, канәгатьсезлек белдереп зарланучылар да юк диярлек. Киресенчә, халык җирлекне төзекләндерү, тагын да матурайту юнәлешендә эшлекле фикер-тәкъдимнәрен җиткерә, киңәш-табыш итә. Ә киңәшле эш таркалмый ул.

Вәрәшбашта – төзекләндерү елы 
Өченче ел инде районда авыл җирлекләренең эшчәнлегенә комплекслы бәя унике позициядән торган критерийлар буенча билгеләнә. Вәрәшбаш җирлеге башлыгы Зинфира Маннапова 2018 елда башкарылган эшләрне анализлаганда кайсы төр эшчәнлек буенча районда нинди позициядә торуларын да бәян итте. Ике авылда да инфраструктураны яхшырту, халыкка тормыш итү өчен уңай мохит тудыру юнәлешендә күп эшләнгән. Төзекләндерү-яңарту буенча 19 җирлек арасында бишенче урында торалар. Вәрәшбаштагы “Аккош” балалар бакчасына республика программасы нигезендә – 15 млн 253 мең сум, район бюджетыннан 1 млн 800 мең сум финанс средстволары җәлеп ителеп, капиталь ремонт үткәрелгән, күпфункцияле үзәк булдырылган. Аның территориясен төзекләндерүгә, койма белән әйләндереп алу һәм брусчатка җәюгә үзара салым акчасыннан өлеш чыгарганнар. Салым акчасын Вәрәшбашта авыл зиратына илтүче юлга күпер салу өчен һәм Иске Вәрәштә күпергә капиталь ремонт ясау өчен дә тотканнар. Су линияләренә дә ремонт үткәрелгән. Вәрәшбаш авылында халыкны су белән тәэмин итүдәге өзеклекләргә дә чик куелган: авыл халкы көче белән скважинага суны көйли торган җайланма урнаштырганнар. 
Юлларны карап тору, җәен гравий өстәп тигезләү эшләре башкарылган. Зиратларны да онытмаганнар: өмәләр үткәреп, ауган-түнгән агачлардан чистартканнар. Хәтта җитмешенче елларда ук юкка чыккан Ирекле авылы зиратын да коймалап куйганнар. Чишмә, буа тирәләрен чүп-чардан арындыру буенча да аз эшләнмәгән. 
Җирлек – сәламәтлек саклау юнәлешендәге эшчәнлек буенча районда дүртенче урында. Диспансерлаштыру һәм флюорография тикшерелүе үткәрүнең үз югарылыгында булуның уңай йогынтысы бу. Мәдәният, мәгариф өлкәсендәге күрсәткечләр белән “алтын урталык”та булсалар, салымнар җыю буенча арттан дүртенче урынга төшкәннәр. 
Җирлектә малларның саны кисәк кимегән. Мөгезле эре терлекләр саны 326дан – 198гә, савым сыерлары 122дән 56га калган. Җирлек башлыгы моны авылларның картаюы, яшьләрнең читкә китеп эшләве белән аңлатты. Шул ук вакытта шәхси эшләрен ачып, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләрнең булуы авылның киләчәгенә өмет уята. Иске Вәрәштән Әбүзәр Латыйпов гаилә фермасында күпләп сарык асрый. Вәрәшбаштан Энҗе Галимова – ит һәм сөт җитештерү, Назыйм Габделхәев кошчылык һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Алардан тыш ике авылда да ихаталарында күпләп мал асраучылар бар. 
Җыенда катнашкан район башлыгы Рамил Муллин Вәрәшбаш авыл җирлегендә проблемаларның бетеп килүен, шулай да үсеш өчен әле мөмкинлекләр булуын ассызыклады.

Уен мәйданчыгымы әллә су линиясеме? 
Узган ел Крәш. Шуран авыл җирлегендә дә төзү-төзекләндерү юнәлешендә күп эшләнгән. Болар хакында җирлек башлыгы Радик Сафиуллин хисап тотты. Юллар ремонты, су линияләрен яңарту, чистарту-төзекләндерү эшләре дәвам иттерелгән. 
– Халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча соңгы елларда күп эшләнә. Узган ел Каенсазда су трассасы алыштырылды. Шәхси хуҗалыклар йортларына су керттерде. Тат. Шуран белән Крәш. Шуран авыллары арасындагы буа аша чыгучы 300 метр озынлыгындагы су линиясен яңарттык. Авыл халкы ярдәме белән Крәш. Шуранда һәм Приют Шуранда чишмәләр төзекләндерелде, – диде җирлек башлыгы. 
Су челтәрләрен яңарту буенча шактый зур эшләре кала икән әле. Быел үзара салым акчасының яртысын диярлек Крәш. Шуран һәм Приют Шуран авылларындагы трассаны ремонтлау өчен тотарга ниятлиләр. 
Шунысы сөендерә: бу җирлектә дә олы эшләрне элеккечә, өмәләр оештырып, күмәк көч белән башкарырга өйрәнеп киләләр. Өмәләрдә олысы да, кечесе дә катнаша. Чишмәләр, юл буйлары, чүплекләр, агач посадкалары чистартылган. Урамдагы вак агачларны кискәннәр, ферма тирәләрен дә чүптән арындырганнар. Шунысы игътибарга лаек: өмәләргә җитәкчелек кушканга гына түгел, үз инициативалары белән чыгалар. Җыенда сүз алган Зәйтүнә Яковлева да әнә авылдашларын күмәк эшләргә чакырды: 
– Буа тирәсен чаган, тигәнәк басты, көтүлек тә чүп үләненә батып бара – бергәләп чистартырга иде. Авылны ямьсезләп утыручы буш ихаталар күп. Хуҗаларын кайтартып, аларны да тәртипкә китертергә вакыт. Ут-күз чыгуы да бар бит әле. Авыллардагы ялгыз өлкәннәрне, тәртипсез тормыш алып баручыларны да күздән ычкындырмыйк, фаҗигаләр була күрмәсен. 
Люция Хәбибуллина да, аның фикерен куәтләп, суы киткән буаның төбен бергәләп чистартырга чакырды. 
– Каенсазда да сабантуй үткәрелсен иде. Үзем дә булышыр идем. Аннары Ташъелгага балалар өчен уен мәйданчыгы куелды. Үзәктәге Крәш. Шуран, Тат. Шуран авылларына ныграк кирәк ул – укучылар да, бәләкәй балалар да күп бит, – дип, авылдашларының үтенечен дә җиткерде ул. 
Авылда әле су проблемасы хәл ителми торып, уен мәйданчыгы сорау урынлы микән? 
– Үзара салым акчасы һәр авылныкы үзенә тотыла. Ташъелгада башка хәл итәсе мәсьәләләр булмаганга куелды ул мәйданчык. Крәш. Шуранда су магистрален ремонтлау өчен 700 мең сумнан артык акча кирәк. Бу – тулаем җирлек буенча җыелырга тиешле акчаның яртысыннан артыгы, – диде Радик Сафиуллин. 
Җыенда халык пассивлык күрсәтте дип булмый. Җирлек халкын авылга илтүче юл мәсьәләсе дә, чыбыксыз интернет кирәклеге дә, җирлектә ясалма орлыкландыру хезмәте булмау да, “Август-Мөслим” агрофирмасының киләчәккә булган планнары да кызыксындыра иде. Әлеге сорауларга конкрет җаваплар да бирелде. 
Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев