3 февраль 2019 яңалыклары
-
Февраль аена сынамышлар
Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр.
-
Үткәннән бер мизгел. 1960 ел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Мошенниклар тозагына эләкмәгез
Республикада төрле смс-хәбәрләр җибәрү юлы белән мошенниклык гамәлләре кылу очраклары артты.
-
4 февраль көненә һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
Безнекеләр призер булды
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9б сыйныфы укучысы Айзилә Кәрамуллина татар теле буенча республика олимпиадасында призер булды.
-
Авыл җирлекләре арасында спартакиада 16 февральдә башлана
Суперфинал 9 мартка билгеләнгән. Ул биш спорт төре буенча үтә.
-
Татарстан-ЮНЕСКО мирасының берьюлы 3 объекты белән РФнең бердәнбер төбәге
Фонд «Возрождение» завершил проекты по восстановлению Древнего Болгара и острова-града Свияжск.
-
Илләр гизик, тик илебездән бизмик
Кызыбыз Чулпан яшәгән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә кабат кунакта булып кайтканнан соң, күпсанлы укучыларым һәм дусларым бу хакта язуымны сорасалар да, “Кемнең энҗесе вак, кемнең тарысы сыек” булып чыга бит бу, дигән кыенсыну чабудан тартып килде. Ә хәзер – шөкер, уңышларыбыз җыелып, амбарларга керде; суясы эре малын, каз-үрдәген суеп-урнаштырып, аз булса да эше кимегән авыл халкының да бераз кулы чишелгән чор. Шунлыктан: “Тукта әле, якыннарыңның кызыксынуына бирер җавабың, әйтер сүзең бар икән, нигә күңелеңдәгеләр белән уртаклашмаска?” дигән эчке фикер кулга каләм алырга мәҗбүр итте.
-
Киңәшле эш уңышка илтә
Җирлекләрдә үзара салым акчасы хисабына башкарылган эшләрнең күзгә күренеп артуымы, әллә акчаларның максатчан тотылуына ревизия комиссиясенең контроле көчәюме – җыеннар ничектер тыныч үтә. Чәчрәп торып сорау бирүчеләр дә, канәгатьсезлек белдереп зарланучылар да юк диярлек. Киресенчә, халык җирлекне төзекләндерү, тагын да матурайту юнәлешендә эшлекле фикер-тәкъдимнәрен җиткерә, киңәш-табыш итә. Ә киңәшле эш таркалмый ул.