Киләсе эш атнасы кыска: дүрт көнлек булачак
Яңалыклар

Киләсе эш атнасы кыска: дүрт көнлек булачак

Бу хакта «Российская газета» яза

Россиядә киләсе эш атнасы, Яз һәм Хезмәт бәйрәме якынлашу сәбәпле, кыска булачак. Ул 27 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Шулай итеп, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – дүрт көн эшләячәкбез. Шуннан соң безне 1 майдан 3 майга кадәр өч көнлек ял көтә.

Моннан тыш бәйрәм алды көне – 30 апрельдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.

Аннары, биш көнлек эш атнасыннан соң, шимбә 9 майдан дүшәмбе – 11 майга кадәр, тагын өч көн ял итәчәкбез. 8 майда эш вакыты 1 сәгатькә кими.

Гомумән, быел май ае 19 эш көне һәм 12 ял көненнән тора.

Фото – Мөслим-информ 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев