Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләчәккә ышаныч белдереп

8 сентябрьдә җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узды

Бу көнне партия исемлеге буенча һәм бермандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайланды. 100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итте. 
Мөслим районында 30 участок сайлау комиссиясе эшләде, шуларның бишесе район үзәгендә урнашкан иде. Тавыш бирү иртәнге 7.00 сәгатьтә башланды һәм 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары һәм күзәтүчеләр бу сайлауларда мөслимлеләрнең аеруча актив булуын билгеләп үтте. Көндезге 12.00 сәгатькә кадәр сайлаучыларның күпчелеге гражданлык бурычын үтәгән иде. 
Район башлыгы Альберт Хуҗин Мөслим лицее бинасында урнашкан 1987 нче санлы сайлау участогында тавыш бирде. Ул сайлауга тормыш иптәше һәм кызы белән килде.

– Райондашлар актив, чөнки республика җитәкчелегенең дөрес юлдан баруын һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләвен яхшы беләләр. Республикабызда һәр өлкәдә горурланырлык нәтиҗәләребез бар һәм алар күп. Яңа сайланган депутатлар да әлеге матур гадәтләрне дәвам итәр, дип ышанабыз, – диде Альберт Хуҗин.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 13 сентябрь санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев