Кичучат авылында ат чабышлары сезоны ачылды: Аргамак атлары призлы урыннарда
Ярышларда Тойгелде авылыннан Айдар Зиннуров Аффтомат һәм Гвардейс Фил кушаматлы атлары белән уңышлы чыгыш ясады
Әлмәт районының Кичучат авылында ат чабышлары ачылу сезонына багышланган ярышлар узды. Россиякүләм үткәрелгән бу чарада йөздән артык юртак һәм чабышкы ат катнашты. Әлеге ярышларда "Аргамак" ат спорты комплексыннан өч ат көчләрен сынады.
"Аргамак" ат комплексыннан алынган мәгълүматка караганда Рафаэль Юнысовның Орлов токымлы Чингизхан кушаматлы аты белән Фазаел Вәлиев өченче урынны яулады;
Мөхәммәтдин Хәертдинов - Бродвей кушаматлы атта дүртенче;
Фазаел Вәлиев Гренобль кушаматлы атта бишенче урынны алды.
Ярышларда Тойгелде авылыннан Айдар Зиннуров Аффтомат һәм Гвардейс Фил кушаматлы атлары белән уңышлы чыгыш ясады.
Бүгенге көндә атлар халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйга әзерләнә.
Фотолар - "Аргамак" ат спорты комплексыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев