Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Керемнәрең турында салым инспекциясенә хәбәр ит!

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 нче санлы районара инспекциясе декларация кампаниясе башлану турында хәбәр итә. Физик затлар 2016 ел өчен керемнәре турындагы декларацияләрне даими яшәү урыннары буенча салым органына 2017 нче елның 1 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр (бу көнне дә кертеп) тапшыра.

Декларациядә өч елдан ким вакыт милек хокукында булган милекне (фатир, транспорт, җир участогы) сатудан кергән; кара һәм төсле металл калдыкларын реализацияләүдән; һәр төрле милекне арендага яисә наймга бирү килешүләре буенча; бүләк итү, оту тәртибендә акчалата һәм натураль формадагы керемнәр; кыйммәтле кәгазьләрдән, оешмаларның устав капиталларындагы өлештән кергән керемнәр күрсәтелә.

РФ Финанслар министрлыгы боерыгы (10. 10. 2016 № ММВ-7-11/552) белән расланган декларация формасы һәм аны тутыру буенча инструкция, декларацияне автомат тутыру буенча программа Россия Федераль салым хезмәте сайтында (www.malog.ru) урнаштырылган. 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен www.malog.ru сайтында "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" сервисы аша да тапшырырга мөмкин. Моннан тыш, декларация кампаниясе чорында, ягъни 1 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр салым инспекциясендә "Кайнар линия" эшли. Белешмәләр алу өчен телефон: 8 (85556) 2-55-33. Адрес: Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт.

Дүшәмбе, чәршәмбе 8.00 - 17.00 сәг.; сишәмбе, пәнҗешәмбе 8.00 - 19.00 сәг.; җомга 8.00 - 16.15 сәг. Айның һәр икенче һәм дүртенче шимбәсендә 8.00 - 13.00 сәг., төшке ялсыз.

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 нче санлы районара инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев