Күбәк мәктәбе укучыларының чираттагы җиңүе
Яңалыклар

Күбәк мәктәбе укучыларының чираттагы җиңүе

Бөгелмә шәһәренең 7 санлы гимназиясендә "Яшь филолог" республикакүләм филологик фәнни-гамәли конференциясе үтте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөгелмә муниципаль районы мәгариф идарәсе, Бөгелмә шәһәренең 7 санлы гимназиясе белән белән оештырылган чарада Күбәк урта мәктәбеннән дә ике укучы катнашты.

"Татарстан Рспубликасы язучылары иҗаты" секциясендә - 10 сыйныф укучысы Аделина Әхмәдуллина, "Татар теле белеме" секциясендә 7 сыйныф укучысы Азилә Нәҗмиева чыгыш ясады. Алар III дәрәҗә диплом һәм Ярослав Гашек музеена билет белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучылары Д??.Гарифуллина, Г.??Нәҗмиева.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев