Казанның Үзәк универмагы март ахырында ачыла
Бу хакта «Миллиард. Татар» порталы яза
«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич хәбәр иткәнчә, якындагы ике атна эчендә бина рөхсәт документларын алачак.
Проект елына 3 миллионга якын кешене кабул итүгә исәпләнгән. Үзәктә сәүдә мәйданчыгы гына түгел, һөнәрләргә өйрәтү киңлеге дә эшләячәк.
Архитектор Елена Вәлиева эшнең барышы турында сөйләде: хәзерге вакытта фасадка декоратив элементлар куялар, территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.
Фото: «Миллиард.Татар»
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев