Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Казанда татар дин әһелләренең XVI Бөтенроссия форумы узачак

Чарага Россиянең 79 төбәгеннән меңләгән делегат килүе көтелә

15–17 май көннәрендә Казанда XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтәчәк. Чарага Россиянең 79 төбәгеннән меңләгән делегат килүе көтелә. Форум татар халкының рухи мирасын саклау, төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгыту һәм милли-дини хезмәттәшлекне үстерү мәйданы булачак.
 
Форумда Татарстан, Башкортстан, Ерак Көнчыгыш, Себер һәм яңа төбәкләрдән килгән имамнар, мөфтиләр, мәдрәсә җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан килә — анда 90нан артык вәкил булуы хәбәр ителде. Шулай ук Камчатка, Магадан, Якутия, ДНР, ЛНР һәм Запорожье өлкәләреннән дә кунаклар көтелә.
 
Чара турында «Татар-информ» матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров сөйләде. Аның сүзләренчә, форум ел саен татар җәмәгатьчелегенең мөһим вакыйгаларының берсе булып тора.
 
— Форумга илнең төрле почмакларыннан дин әһелләре җыела. Бу очрашу тәҗрибә уртаклашу һәм милли бердәмлекне ныгыту өчен әһәмиятле, — диде Данис Шакиров.
 
Форум программасында пленар утырышлар, фикер алышулар, очрашулар һәм мәдәни чаралар каралган. Катнашучылар татар халкының рухи традицияләре, яшьләр белән эшләү, мәгърифәтчелек һәм дини белем бирү мәсьәләләрен күтәрәчәк.
 
Традиция буенча форум көннәре «Изге Болгар җыены» вакытына туры китерелгән. Форумның йомгаклау чаралары Болгарда узачак. Делегатлар тарихи җирлектә узучы дини һәм мәдәни чараларда катнашачак.
 
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, форум төбәкләрдәге татар мөселман җәмгыятьләре арасында элемтәләрне ныгытуга һәм милли-рухи кыйммәтләрне саклауга хезмәт итә.
 
Чыганак:Татар-информ
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев