Казан хакимиятенә су басулар турында 75 мөрәҗәгать килгән
Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте
«Бүгенге көнгә 75 хәбәр килде: шуларның 72се каралды, өчесе тикшерелә. Кичә генә дә 15 хәбәр килде», - дип белдерде Чанкин.
Докладчы әйтүенчә, билгеләнгән гидрологик постлар Нокса һәм Киндерле елгаларында суның биеклеген күзәтә. Мәгълүмат бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте тәүлегенә ике тапкыр килә. Шул ук вакытта, мәгълүматлар тапшыру ешлыгы гидрометеорологик вазгыять начарайган очракта арта – белешмәләр дүрт сәгать саен килә башлый.
Фото: © Максим Герасимов, photo.pravda-nn.ru
Чыганак: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев