Казан үзәгендә борынгы йола яңара: «Карга боткасы» нинди яңалыклар әзерли?
18 апрельдә Казанның «Туган авылым» милли-күңел ачу комплексында традицион «Карга боткасы» бәйрәме узачак. Бөтендөнья татар конгрессы чараны инде дүртенче ел рәттән үткәрә
Милли мохит һәм буыннар бәйләнеше
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов билгеләп үткәнчә, мондый бәйрәмнәр халкыбызның тарихи хәтерен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен стратегик әһәмияткә ия.
«Милли йолаларны торгызуның өч төп нигезе бар: гаилә, мәктәп һәм мохит. Без «Туган авылым» комплексы белән берлектә ел дәвамында татар халкының традицион бәйрәмнәрен – көзен «Татар чәе» бәйрәмен, кышын «Каз өмәсе»н, ә язын «Карга боткасы»н үткәрәбез. Бу балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыра, борынгы гореф-гадәтләргә, туган ягыбыз табигатенә сакчыл, кайгыртучан караш, ихтирамлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияли», – диде Ирек Шәрипов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев