Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайнар линия

Рисалетдин Гыйльметдинов, Елгабаш: "Газетада дару бәяләрен бастырдылар. Хаклар төрле җирдә төрлечә икән. Бу бәяләр кайсы даруханәләрдә икән?" Җавап: Материалда күрсәтелгән дарулар исемлеге интернет челтәреннән алынды. Төрле даруханәләрдә бәяләрнең төрле булуы аңлашыла да. Кайткан саен бәяләр үзгәреп кайта. Теләгән кеше, интернет челтәренә кереп, арзан бәягә дару табып, аны кайтарта да ала....

Рисалетдин Гыйльметдинов, Елгабаш: "Газетада дару бәяләрен бастырдылар. Хаклар төрле җирдә төрлечә икән. Бу бәяләр кайсы даруханәләрдә икән?"

Җавап: Материалда күрсәтелгән дарулар исемлеге интернет челтәреннән алынды. Төрле даруханәләрдә бәяләрнең төрле булуы аңлашыла да. Кайткан саен бәяләр үзгәреп кайта. Теләгән кеше, интернет челтәренә кереп, арзан бәягә дару табып, аны кайтарта да ала.

Альфира Аллагулова, Яр Чаллы: "Мөслим" таксие район үзәгендә - 50 сумга, ә Яр Чаллыдагы "Омега" таксие шәһәр буйлап 70-80 сумга йөртә. Нигә авыл җирлегендә бәяләр шулкадәр югары?"

"Мөслим" таксие хуҗасы Ләйсән Кадыйрова: "Шәһәр җирендә заказ күп, рация белән эшлиләр. Бер башка барып, кире кайтканда тагын клиент була. Авыл җирлегендә андый мөмкинлекләр юк. Бездә инде минималь бәя - 50 сум, һәм ул соңгы дүрт елда үзгәрмәде".

Лилия, Мөслим: "Узган җәй район үзәгендә автобус йөри башлаган иде, хәзер күренми. Ул йөриячәкме? Автобус тукталышларына махсус билгеләр дә куелсын иде".

Хуҗалык тәэмин ителеше" унитар предприятиесе җитәкчесе Рөстәм Ильясов: "Автобусларның эшләве халыкның үзеннән тора. Көне буена бер-ике пассажир утырган чак та булды. Узган җәй йөреп алган ике автобусның техник яктан төзеклеге таләп ителә. Киләчәктә дә бу мәсьәлә хәл ителер. Автобуслар йөреп китсә, аның маршруты газетада да биреләчәк".

Мөслимнән өлкәннәр: "Энергосбыт" оешмасы бик ерак урнашкан. Аны үзәккә, почта тирәсенә күчереп булмас микән? Күбебез таякка таянып йөрибез, анда хәтле барып җитә алмыйбыз".

"Татэнергосбыт" җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе Салават Сруров җавап бирә: " Түләүләрне безгә килеп түләү бер дә мәҗбүри түгел. Ай саен халыкның өенә түләү квитанцияләре килә. Аларны почта бүлегендә, Мөслимнең бөтен банкларында да кабул итәләр. Оешманы күчерү мөмкин эш түгел".

Айвар Миронов, Яңа Сәфәр: " Баек белән Яңа Сәфәр арасындагы юл бик начар. Миңа хәзер 43 яшь, шушы юлдан җәяү йөреп мәктәптә укыдым. Ничә ел инде шушы юлны рәтләмиләр. Быел гравий булса да, җәймәсләр микән?"

"Главтатдортранс" казначылык учреждениесенең сыйфат контроле һәм эшне кабул итү бүлегенед әйдәүче белгече Шамил Котлыәхмәтов җавап бирә: "Әлеге юл бу елны грейдерлап кына чыгылды. Бу елны әлеге юл аралыгына гравий җәю планлаштырылмаган. Алдагы елда планга кертергә тырышабыз".

Хөрмәтле райондашлар сезне борчыган сорауларыгызны һәрвакыт 2-43-05, 2-50-05 телефоннары аша җиткерә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев