Иван Купала бәйрәме: йолалар, ышанулар һәм чиркәү каноннары
Ул – дини һәм халык бәйрәме
Иван Купала 6 июльдән 7 июльгә каршы төндә билгеләп үтелә. Ул – дини һәм халык бәйрәме. Православиедә ул Иоанн Предтечаның Раштуасы дип атала. Зур чиркәү бәйрәме. Ул Иисус Христосны чукындыручыны искә алуга багышланган.
Мәҗүси чорларда Иван Купала җәйге кояш торышы көннәрендә билгеләп үтелгән. Бу көнне славяннар кояш алласын данлаган. Русь христианлык кабул иткәннән соң, бәйрәм үз эченә мәҗүси һәм православие элементларын алган.
Бәйрәм традицияләре һәм йолалары
Иван Купаланың чиркәү һәм халык бәйрәме традицияләре бар. Бәйрәм алдыннан чиркәүләрдә төнге намаз үтә. Иртәнге намазда Иоанн Предтечага канон укыла.
Халык традициясе буенча, 6 июль кичендә кешеләр сулыклар янына җыелып, уеннар оештыра, халык җырлары җырлый, түгәрәк уеннарда катнаша. Саламнан ясалган курчак яндыралар. Бәйрәмнең символы – учак. Кызлар һәм егетләр аның өстеннән сикерә. Иван Купалада иске, кирәксез әйберләрне утта яндыру гадәте бар.
Кызлар үзләренә кияү юрый. Алар болын үләннәреннән такыя үрә һәм аны уртасына утлы таякчык һәм шәм куеп, суга төшерәләр. Чәчәк бәйләме суда ераграк йөзеп, уты сүнмәсә, ул кыз башкалардан иртәрәк кияүгә чыгачак һәм никахта бәхетле булачак, дигән юрау әле дә яши.
Халык табиблары бу көнне дәвалану өчен үләннәр җыя.
Борынгы славяннар 7 июльгә каршы төндә сулыклардан явыз көчләр китә дип ышанган. Шуңа күрә үз гомерләре өчен курыкмаган, су коенган.
Ышанулар
- Купала төнендә күк йөзендә йолдызлар күп булса, яшелчәләр уңышы яхшы булачак.
- Иван Купалада бер-берсен сөюче пар, кулларын аермыйча, учак өстеннән сикерсә, аларның никахы озын һәм бәхетле булачак.
- Купала төнендә абага чәчәге тапкан кешегә бәхет, мәхәббәт һәм байлык киләчәк.
- Бу көнне елан күрү – мәшәкатьләргә.
- Таң беленә төшкән чык белән йөзен юган кыз матур һәм яшь калачак.
Фото – ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев