Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Юрист бакча хуҗаларын җирдән файдаланмаган өчен 50 меңгә кадәр штраф турында кисәтә

Бу хакта NEWS.ru белән әнгәмәдә юрист, «Русяев Клуб» бизнес-бергәлегенә нигез салучы Илья Русяев сөйләгән

Бакча кишәрлекләре хуҗалары, җирләрен тиешенчә файдаланмасалар, штрафка тартылырга мөмкин. Бу хакта NEWS.ru белән әнгәмәдә юрист, «Русяев Клуб» бизнес-бергәлегенә нигез салучы Илья Русяев сөйләгән. Штраф күләме участокның кадастр бәясенә бәйле һәм 50 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Эксперт сүзләренчә, закон җир участогы иясен участоктан файдалануны өч ел дәвамында башларга мәҗбүр итә. 2025 елның 1 мартына кадәр хокук барлыкка килгән җирләр өчен әлеге срок нәкъ менә шушы датадан санала. Гражданнарга җирне кулланмаган өчен штраф кадастр бәясенең 1 проценттан 1,5 процентка кадәр өлешен тәшкил итә, әмма 20 мең сумнан да ким түгел. Әгәр кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, түләтү суммасы 20 меңнән 50 мең сумга кадәр җитә.

Чыганак: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев