Җитмеш төрле һөнәр дә аз...
Райондашыбыз Рәшит Солтановта машиналар ясый.
Рәшит Солтанов ясаган мини-тракторларны, тагылма агрегатларны күргәнегез бармы? Үз кулларың белән тимер-калайга җан өр әле син! Ходайдан бирелгән сәләттән тыш үҗәтлек анда чиктән ашкан.
Рәшит абый сыман техниканы яратучы тагын бармы икән?! Ул ясаган тракторларны, авыл хуҗалыгы җайланмаларын саный китсәң, исәбенә чыкмалы түгел. Октябрь авылында дөньяга аваз салган райондашыбызның күпчелек әби-бабай тәрбиясендә булуы да үзенекен иткәндер, мөгаен.
– Тормышта һәр нәрсәгә үз көчең белән генә ирешеп була, дип яшәдем мин. Кечкенәдән техникага тартылдым. Физика, математика, химия фәннәре аеруча җиңел бирелде. Без укыган чорда мәктәптә тракторчы һөнәренә өйрәтеп, таныклык биреп чыгаралар иде. “Трактор дәресе” дип йөртелә иде ул. Әлеге фәннән Рифкать Гаеров укытты. Тракторларга тартылу, бу төр техникага мәхәббәт миндә мәктәп елларында ук уянды. Күбәк мәктәбен “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, Бөгелмә индустриаль- педагогия техникумына юл тоттым. Студент еллары иң күңелле вакытлар булып истә калды, – дип искә ала Рәшит Солтанов.
Укыган вакытта практиканы егетебез районның һөнәр училищесында уза. Шәһәрдә яхшы эш тәкъдим итсәләр дә, баш тарта. “Бөтен кеше калага китеп бетсә, авыл җирендә кем калыр?!” – дип уйлый ул. Яшь булса да, алдан күреп фикер йөртә белә Рәшит. Студент егетне кыска вакыт эчендә укытучыларның да, укучыларның да яратып өлгерүе гаҗәп түгел. “Түземсезләнеп көтеп калабыз”, – дип озата коллегалары. Укуын тәмамлагач, ике дә уйламыйча училищега эшкә кайта. Башта – производствога өйрәтү мастеры, аннары өлкән мастер була. Ул хезмәт куйган чорда уку йортында техник иҗат берләшмәсе эшли башлый.
– Укырга исе китми йөргән укучылар байтак иде. Итәк- чабуларын җыя алмый йөргән байтак кына егетләрне акылга утыртты Рәшит Зиннурович. Аның кайтуы бөтен коллективны җанландырып җибәрде. Укучыларны дәресләрдән соң да өйләренә кайтарып җибәрә алмый башладык. Мини тракторлар, мини машиналар, әллә нинди тагылма агрегатлар ясыйлар иде. Үзләре ясаган техниканың, агрегатларның эшләвен күргән укучыларның сөенеченә чик булмады. Рәшит Солтановның тагын бер сыйфаты бик күпләргә үрнәк булырлык. Ул – җаваплылык. Эшкә кайткач, укытуын туктатты да, үз теләге белән армиягә китте. “Булачак солдатларга белем һәм тәрбияне үзе солдат булган кеше генә бирергә тиеш”, – диде. Аның кулы астында чыныгу алган егетләр тормышта да югалып калмады. Ир-ат белергә тиешле бөтен эшкә дә беренче чирканчыкны алар безнең уку йортында алдылар, – ди Рамил Абдуллин.
Әйе, бик күпләрне тимер тотарга өйрәтә Рәшит абый. Үзе дә “мин – остаз, укытучы” дип тормый, эшләгән чорда училищеның ярдәмче хуҗалыгында тракторны да иярли, комбайнга да утыра. Эшләгән кешене һәркайда да тиз күреп алалар. Училищедан соң “Сельхозтехника” оешмасының баш инженеры, аннары “Агрохимсервис” оешмасы җитәкчесе була ул. Мөслим район Советы рәисе урынбасары булып эшләгән чорда да “тимер җене” ташламый аны. Элекке укучылары белән караңгы төнгәчә ишегалдында мини-тракторлар, картинглар, карда йөрү җайланмасы – снегоход ясыйлар. Әле дә киңәш сорап киләләр үзенә. Лаеклы ялга чыкач та яраткан шөгыленнән аерылмый райондашыбыз. Район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә техник иҗат түгәрәген җитәкли ул. Алтмыштан артык укучы йөри түгәрәккә. Райондашларыбыз остазлары белән хуҗалыкта кирәкле кораллар, калайдан бизәкләр төшерүче станок, төрле техника ясыйлар. Балаларның иҗат эшләре “XXI гасыр кулибиннары” республика конкурсында икенче урынга лаек була. Кыска гына вакыт эчендә егет-кызлар әллә ниләр ясап ташлый, эретеп ябыштыру аппараты белән эшләргә өйрәнә.
Рәшит абый ясаган “Муравей” тракторын кошчылык белән шөгыльләнүче Дамир Шәңгәрәев фермасында куллана. “Малыш” дигәне озак еллар училищеда укучыларга өйрәнү әсбабы буларак кулланылды. Тимерне салкын хәлдә бөгеп, бизәкләр ясау җайланмасын Рәшит абый бер танышына бүләк иткән. Шушы көннәрдә генә райондашыбыз газон чапкыч ясаган. Газон чапкыч ясау тәртибен сорап байтак кеше килгән инде.
– Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтем Рәшитемә туры килә. Йоклаганда да яңа техника ясау идеясе белән яна. Төшләренә дә шул агрегатлар керәдер, мөгаен. Гомер буе эзләнде, яңалыкка омтылды. Миңа – ныклы терәк, кызларыбыз өчен яраткан әти булудан тыш, бик күп егетләрнең остазы, аларны эшкә өйрәтүче булды ул, – ди тормыш иптәше Резеда апа.
Рәшит абый чын мәгәнәсендә машина төзүче. Үзе теләгән формада, тениканың һәр детален аңлап, аны җаны белән тоеп эшләгәнгә кулы тигән һәр нәрсә эксклюзив, кабатланмас буладыр.
Лилия Шәймиева.
Фото – Рәшит Солтановның гаилә архивыннан.
Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/itmesh-trle-nr-d-az
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев