22 декабрь 2020 яңалыклары
-
Бу кызыклы
Бер елда атмосферага 5 млрд тонна углекислый газ бүленеп чыга. Нәтиҗәдә “парник эффекты” барлыкка килә, озон катлавы юкара һәм озон “ертыгы” пәйда була.
-
Гөлчәчәктән – шулпа
“Шулпалы ризык ашамасам, тамак туймый”, – ди өлкәннәр. Хактан да шулай бит ул. Шулпалы ризык тәмле дә, туклыклы да була. Тойгелдедән Гөлчәчәк Сабирова рецепты буенча сез дә шулпа пешереп карагыз әле.
-
Лия Дәүләтьярова бишек җырын башкара
YouTube’тагы «Яңа дулкын» каналында - яңа видео.
-
Викторина үткәрелде
Бүген 22 нче декабрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгенә кунакка Г. Тукай исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 10-11сыйныф укучылары килде.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
23 декабрь көненә һава торышы
Урыны белән кар көтелә.
-
Эш урыннарында яңа ел корпоратив кичәләрен үткәрүне тыйдылар
Чара бары кафеда яки ресторанда гына узарга мөмкин.
-
Бадминтон өметләре
19-20 декабрь көннәрендә Казанда бадминтон үзәгендә “Татарстанның бадминтон өметләре” ярышларының икенче йомгаклау туры үтте.
-
Марат Әхмәтов: Журналистлар Covid-19 дан өстенлекле тәртиптә прививка ясатырга тиеш
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловның соравына җавап бирде, ул журналистларның беренчеләрдән булып прививка ясатуларын теләде.
-
Татарстанның 14 проекты ландшафт архитектурасы буенча ХI Россия милли премиясе лауреатлары булды
Мөслим авылындагы Ык елгасы яр буе линиясе мохит дизайнының иң яхшы тормышка ашкан объекты буларак көмеш диплом белән бүләкләнде.
-
Биш мең сум күләмендә түләү каралган
Моның өчен гариза язу кирәк түгел.
-
Татарстанда 104 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 82 кеше өйдә дәвалана.
-
Рөстәм Миңнеханов ике мәктәп укучысының аквапарк һәм узыш трассасы турында теләген үтәячәк
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» проектында катнашты, катлаулы хәлдәге балалар һәм яшүсмерләр теләкләре белән ике открытка алды. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Суд залыннан. Эчүчелек бәласе
Тормыш иптәше Гөлүсә белән аерылышкач, Нәбиулланың бөтен юанычы аракы булды. Бер чәркә елан агуы өчен ул кешеләргә юк бәягә генә әллә нинди эшләр башкара иде.
-
Кыш бабай килә, бүләк алып килә
Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Һәм күпләр балаларын Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерәчәк.Тәмле, сыйфатлы һәм куркынычсыз баллы күчтәнәч алу өчен бик игътибарлы булырга һәм билгеле кагыйдәләргә таянырга кирәк, ди белгечләр.