Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иҗтимагый совет вәкилләре Мөслимне тәртипкә китерү буенча фикер алышты

Бүген район Советы бинасының актлар залында районның Иҗтимагый совет утырышы үтте. Анда Татарстан халыкларының III съездында катнашачак делегатлар да чакырылган иде. Зур форумга китәр алдыннан аларга теләк-тәкъдимнәр җиткерелде.

Утырышта чисталык икеайлыгы барышында башкарылачак эшләр дә тәгаенләнде. Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов соңгы елларда район үзәге урамнарына һәм парк, скверларга утыртылган агач үсентеләрен тәрбияләүгә үз өлешебезне кертергә чакырды. Шәхсән үз гаиләсенең Кооператив урамындагы элеккеге зират тирәсенә утыртылган камырлык үсентеләрен тәрбияләп үстерүгә алыначагын әйтте. Иҗтимагый совет членнары узган елдагы кебек чисталык икеайлыгы кысаларында Матбугат үзәгенең иҗат төркеме һәм Мөслим телевидениесе белән рейдлар да оештырырга кирәк, дигән карарга килде.

Утырышта җирлегебездәге тарихи һәйкәлләрне, истәлекле урыннарны барлап, аларның реестрын булдыру һәм мәгълүматлар туплау кирәклеге дә ассызыкланды. ТР Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләренең җәйге айларда районга экспедиция белән киләчәген дә исәпләсәң, тарихи мирасны барлауның әһәмияте зур булуын аңларга мөмкин. Иҗтимагый совет членнары районның иҗтимагый тормышында актив катнашучы җәмәгать эшлеклеләрен республика бүләкләренә тәкъдим итү мәсьәләсен дә карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев