Исламовлыларның һәр минуты исәптә
Авыл хуҗалыгында эшнең ел әйләнәсе туктап торасы юк. Язгы чәчү тәмамланырга да өлгермәде, тигез шытымнар биргән чәчүлек мәйданнар тәрбияләү башланды. Шуның белән бергә тагын бер мөһим кампания старт алды. Бүген кышкылыкка малларга азык әзерләү бара. "Исламов" фермер хуҗалыгында да актив төстә печән әзерләнә. Печәнчеләр генә түгел, мал-туарны кышлату, техниканың төзеклеге...
Бүгенге көндә хуҗалыкта 56т җыелган. Шулай ук хуҗалык 3000т сенаж һәм 4000т силос әзерләргә планнаштыра.
"Ике пресс-подборщик ПРФ 180 җыелган печәнне пресслый. Прессланган печәнне инде без ике КамАЗ машинасы белән Катмыш авылында урнашкан эскерткә куябыз. Безнед 1100 баш терлек бар. Һәрбер баш терлеккә 35 азык берәмлеге әзерләргә планнаштырабыз", - ди "Исламов" КФХ җитәкчесе урынбасары Фәндүс Вагыйзов .
Шунысын да әйтергә кирәк, "Исламов" фермер хуҗалыгында печән җыюга "Агромастер" җитештерү компаниясендә ясалган МТЗ 1221 тракторына арба һәм КамАЗ кузовы кулланыла. Белгечләр әйтүенчә, әлеге җайланмалар печән рулоннарын бер ярымга күбрәк сыйдыра.
Печән әзерләү өчен техника җитәрлек. Аяз көннәрдә алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк. Яхшы, сыйфатлы печән җыю өчен иң кулай вакыт хәзер. Шуңа һәр көн кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев