15 июнь 2015 яңалыклары
-
Бөек Җиңү көненнән тулы репортаж
-
Бәйрәмгә багышлап футбол матчы
Узган атнаның җомга көнендә илебез халкы Россия көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан күп җирдә бәйрәм тантаналары, концертлар узды. Мөслимлеләр исә илебезгә карата мәхәббәтен спорт уеннары аша тасвирлады.
-
Мөслим телевидениесе атчылар турында чираттагы репортажын әзерли
Билгеле булганча, соңгы вакытта ат асраучыларга карата районда игътибар артты. Район җитәкчелеге Рамил Муллин сүзләренчә, әлеге төр шөгыльне үз итүчеләрне берләштереп, ат сөючеләр клубы булдыру яшьләр өчен дә бер ял итү урыны булыр иде.
-
"Сабак булсын" (27.05.2015)
-
МТВ 27.05.2015
-
"Урман иле" лагере ачылды
15 июньнән Нарат Асты авылының "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагереның беренче сменасы башланды. Ул физик чыныгу юнәлешендә булачак. 18 көн дәвамында әйдаманнар җитәкчелегендә балалар төрле спорт чараларында катнашачак, көн дәвамында саф һавада күңел ачачак.
-
Егетләр китә солдатка
Хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе дәвам итә. 14 июнь көнне Мөслимнең тугыз егете армия сафларына китте. Шуларның сигезе Мәскәү өлкәсе Сергиев Посадта урнашкан хәрби частькә алыныр, дип көтелә.
-
Исламовлыларның һәр минуты исәптә
Авыл хуҗалыгында эшнең ел әйләнәсе туктап торасы юк. Язгы чәчү тәмамланырга да өлгермәде, тигез шытымнар биргән чәчүлек мәйданнар тәрбияләү башланды. Шуның белән бергә тагын бер мөһим кампания старт алды. Бүген кышкылыкка малларга азык әзерләү бара. "Исламов" фермер хуҗалыгында да актив төстә печән әзерләнә. Печәнчеләр генә түгел, мал-туарны кышлату, техниканың төзеклеге...