Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Ислам яшьләр уеннары – 2027не Казанда уздыру планлаштырыла

ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ИХО) Яшьләр сәясәте һәм спорт департаменты директоры Маига Бубакари 2027 елда Казанда Ислам яшьләр уеннарын әзерләү һәм уздыру буенча юл картасы формалаштырдылар

Әлеге очрашу Россия делегациясенең Җиддәгә эш сәфәре кысаларында узды, анда ИХОның профильле департаментлары башлыклары белән очрашулар булды.

Сөләйманов һәм Бубакари шулай ук яшьләр белән алмашу программаларын һәм халыкара җәйге балалар лагерьларын уздыруны да тикшерделәр. Сөйләшүләрнең төп темасы яшьләр һәм мәгълүмат өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү булды.

Эш сәфәре һәм сөйләшүләр "Россия — Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме тарафыннан Төркемнең 2025 елга чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Очрашуда Россия ягыннан РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү департаменты башлыгы, "Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды" Советы рәисе Евгений Еремин, "Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды" директоры Михаил Грязнов, "Россия — Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме рәисенең урынбасары Марат Гатин, Россиянең ИХО каршындагы Даими вәкиле урынбасары Аскер Тапов, Россия Федерациясенең Җиддәдәге Генераль консулы Юсуп Абакаров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда "Беренчеләр хәрәкәте" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты.

Фото: Диана Дасаева


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев