Иртәгә Универсаль спорт залда XXVIII кышкы спартакиаданың суперфиналы уза.
Яңалыклар

Иртәгә Универсаль спорт залда XXVIII кышкы спартакиаданың суперфиналы уза.

Иртәгә Универсаль спорт залда XXVIII кышкы спартакиаданың суперфиналы уза. Анда оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре командалары арасында беренче һәм икенче урыннарны алган командалар катнашачак. Болар - Метрәй һәм Мәлләтамак авыл җирлекләре, район эчке эшләр бүлеге һәм гимназия, "Нептун" йөзү бассейны командалары. Барлык төр ярышлар да бер көнне үткәреләчәк. Суперфиналда спортның 5 төре тәкъдим ителә. Аларның 3 төре мәҗбүри - волейбол (ир-атлар һәм хатын-кызлар), мини-футбол (ир-атлар), бадминтон (ир-атлар һәм хатын-кызлар). Җирәбә буенча ике төр билгеләнде - шахмат һәм баскетбол (ир-атлар).

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев