Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирнең хуҗасы бар! "Намус" агрофирмасында язгы кыр эшләре барышы турында

Игенче күңеле белән күптән кырда. Яңгырлар эшкә тоткарлык тудырса да, борчыла торган түгел - җир дымга тиенә.

"Намус" агрофирмасы игенчеләренең дә күптән инде җиңе сызганулы. Михайловка ындыр табагына рәт-рәт тезеп куелган берсеннән-берсе яңа агрегатлар да старт бирелгәнне генә көтә. Ә техниканың ниндие генә юк?! "Агросила групп" ябык акционерлык җәмгыяте узган ел ук агрофирмага яңа техникалар кайтара башлаган иде. Быел техника паркы тагын да тулыланган. 10 берәмлек "Джон Дир" тракторы, 5 "Клаас" комбайны, агу-химикатлар кертүче үзйөрешле 3 агрегат, 2 "Хорш" чәчү комплексы, 6 берәмлек "МТЗ-1221" тракторы һәм 30 дан артык тагылма агрегатлар алынган. Аларның гомуми бәясе 770 млн сум тәшкил итә. Кем генә әлеге куатле чит ил тракторларында эшләргә кызыкмый икән? Теләүчеләр күп булса да, механизаторларны эшкә алганда аларның категорияләренә, эш тәҗрибәләренә аерым игътибар биргәннәр. Аларны укыту-өйрәтү дә үткәрелгән. Өстәвенә тракторларны эшләп чыгаручы кампаниянең Татарстандагы дилерлары басуга чыкканда да механизаторларга беренче күнекмәләрне бирәчәк. Агрофирмада 60 ка якын механизатор үзенә эш урыны тапкан бүген. Алар нигездә Баланлы, Шуганка, Ташлыяр, Вәрәшбаш, Метрәй, Мәлләтамак авылларыннан.
- Яңа техникада эшләү һәр механизаторның хыялы инде ул. Мин дә бу язда шушы агрофирмага эшкә килдем. Тракторларда йөреп, обкатка үткәрдек. Адәм баласына уңайлы булсын өчен эшләнгән бу универсал тракторлар. Безгә исә, алардан җитештерүчән файдаланып, сынатмыйча эшләргә генә кала, - ди Мәлләтамактан Рөстәм Сәлахов.


Гомумән, агрофирма язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән килә. Узган көздә 7 мең гектарда көзге бодай чәчеп калдырылган. Әлеге басуларга ашламаны самолет ярдәмендә һәм "Амазон" агрегатлары белән кертергә планлаштыралар. Авиация ярдәмендә уҗымның 6300 гектары ашланачак.
- Узган ел тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 115 килограмм ашлама керткән булсак, быел 85 килограмм кертергә исәплибез. Шул рәвешле ел уңышы астына һәр гектар 200 әр килограмм ашлама керәчәк, - ди баш агроном Эмиль Кәшәфетдинов.
Агрофирманың генераль директоры Фәрит Гыйрфанов сүзләренә караганда, 44 млн сумга 350 тонна катлаулы һәм азотлы ашламалар сатып алынган. Кыр эшләрен үткәрү өчен 221 тоннага якын дизель ягулыгы кирәк булачак икән. Анысы да әзер. Чәчүлек орлыкның да сыйфатлысын гына чәчәчәкләр. 9 млн сумга супер элиталы бөртекле культуралар орлыгы кайтарганнар. Агрофирманың югары табыш китерүче культуралар игү буенча специальләшүен дә әйтергә кирәк. Быел шикәр чөгендере игүгә өстенлек бирәчәкләр. Аның орлыгы гына да 44 млн сумга төшкән. Көзен уңышны җыеп алу соңга калмасын өчен, беренче мөмкинлек булу белән, чөгендернең иртә сроктагысын чәчәргә керешәчәкләр. Язгы чәчү чорына кабул ителгән эш планы нигезендә чәчү 9-10 көндә төгәлләнергә тиеш. Моның өчен техникаларны 24 сәгать эшләтү күздә тотыла. Һәр агрегат, ике сменада эшләрлек итеп, механизаторлар белән комплектовать ителгән.
- Агрофирмага кертелгән инвестиция күләме 1 млрд сумнан артып китте. Зур чыгымнар хисабына булдырылган әлеге ресурсларны нәтиҗәле файдаланып, һәр төр культураны игүдә технологик таләпләрне төгәл үтәү сорала. Быел безнең алда 900 млн сумлык тулай продукция җитештерү бурычы тора", - ди Фәрит Илгизович. Технология дигәннән аны саклауда җирле белгечләргә һәм Америкадан килгән партнерлар тәҗрибәсенә таянырга уйлыйлар. Үсемлекләрне саклау, тукландыруда "Август" фирмасы белгечләре ярдәмгә киләчәк. Узган ел агрофирма карамагындагы 15 мең гектар сөрүлек җирдә туфракның биохимик анализы эшләнгән. Әлеге мәгълүматлар нигезендә картограмма төзелән, тукландыру туфракның механик составына, гумус катламының көченә карап башкарылачак.

РӘСЕМДӘ: шактый еллар "К-700", "Т-150" тракторларында авыл хуҗалыгы тармагында һәм дүрт ел юл хуҗалыгында эшләгән Ольгино авылы егете Владимир Шахмаев бүген хезмәт юлын "Намус" агрофирмасында дәвам итә. Тәҗрибәле механизаторга "Джон Дир" тракторын ышанып тапшырганнар".


- "Намус" агрофирмасы җир белән эшләүдә үзенең югары күрсәткечләре белән районның игенчелек тармагында күтәрелешкә нигез салырга, "Агросила групп" холдингы агрофирмалары арасында лидерлар рәтенә күтәрелергә тиеш. Заманча техникаларның кадерен белеп, күңел биреп эшләү генә кирәк, - диде агрофирманың кыр эшләренә әзерлеген бәяләргә килгән район башлыгы Рамил Муллин.

Соңгы берничә ел дәвамында ташландык хәлдә кадерсез яткан җирләрнең ышанычлы хуҗалары барлыкка килде. Районның сөрүлек мәйданнары структурасына 15 мең гектарда "Намус" агрофирмасы җирләре кабат кушылды. Мул уңышы белән куандырсын бу басулар.


Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X