Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир кишәрлегенә ия булучының анда йорт салырга хокукы юк

Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнеп крестьян (фермер) хуҗалыгы алып бару өчен бирелгән җир кишәрлегенә ия булучының анда йорт салырга хокукы юк.

Россия Федерациясе Җир кодексының 40 маддәсе, 1 пункты, 2 подпунктына нигезләнеп, җир кишәрлегенә ия булучы рөхсәт ителгәннән дөрес файдаланып, шәһәр төзү регламентын, төзелеш, экология, санитар-гигиеник , янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм нормаларын үтәп, торак йорт, җитештерү,культура-көнкүреш биналары, корылмалар төзи ала.

Шулай итеп, әйләнә-тирәнең мөһим компоненты булган җирне саклау максатыннан һәм авыл, урман хуҗалыгында җитештерү чарасы буларак, күчемсез милек сыйфатында җирне куллану рөхсәт алганнан соң гына башкарыла. Башкача итеп әйткәндә, җир кишәрлегендә йорт салу мөмкинлеге максатчан билгеләнгән һәм рөхсәт ителгән булырга тиеш.

РФ Җир кодексының 1 маддә, 1 пункт, 2 подпункты нигезендә авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә халык яши торган җирдән читтә, авыл хуҗалыгы ихтияҗларында файдалану өчен бирелгән җирләр керә.

Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләрне авыл хуҗалыгы товарларын җитештерү, агачлар утырту, фәнни-эзләнү эшләре, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеген оештыру өчен файдаланырга мөмкин.

"Крестьян-фермер хуҗалыклары турындагы" Федераль законның 11 маддәсе, 2 пунктында (№74 -ФЗ 11.06.2003 ел) каралганча, авыл хуҗалыгы өчен билгеләнеп, фермер хуҗалыгы алып бару өчен бирелгән җир кишәрлегендә фермер хуҗалыгы эшчәнлеген алып бару өчен биналар, корылмалар төзергә була.

Фермер хуҗалыгы милек составына җир кишәрлеге , хуҗалык, мелиорация корылмалары, мал-туар, кош-корт, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары, техника чаралар һәм башка фермер хуҗалыгын алып бару өчен кирәкле мал-мөлкәт керә. Шул рәвешле, закон тарафыннан фермер хуҗалыгы милек составында төзелеш рөхсәт ителә. Әмма мондый төзелешләр фермер хуҗалыгының эшчәнлеге белән бәйле булырга тиеш,милек составына торак йортлар керми.

Шул нигездә, авыл хуҗалыгы өчен билгеләнеп, фермер хуҗалыгы алып бару өчен бирелгән җир кишәрлегендә торак йортлар салу мөмкин түгел. Бу РФ Җир кодексында да, крестьян-фермер хуҗалыклары турындагы законда да каралмаган.

Әмма шуны әйтергә кирәк, 2012 елның 15 февралендә РФ Дәүләт Думасына 21184-6 санлы "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль законына фермер хуҗалыгы алып бару өчен бирелгән җир кишәрлекләрендә шәхси торак йорт салу мөмкинлеген карау турында проект кертелде. Хәзерге вакытта закон проекты беренче укылышта карала.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев