16 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстан варислар берлегенең туган көне уңаеннан
Яңа Усы урта мәктәбендә "Ышанырга вакыт!" исеме астында дәрес-тренинг узган. Педагоглар һәм укучылар белемнәрен ачыклау максатыннан анкета тутырганнар.
-
Район башлыгы Р.Муллин үзәк хастаханәдә барган ремонт белән танышты
Рамил Муллин подряд җәмгыятләренең вәкилләре белән очрашып үзәк хастаханәдә барган ремонт хакында сөйләште. Ремнот барышында килеп чыккан проблемаларны чишү ягын карадылар. Рамил Хамзович стоматология бүлегендә барган ремнот барышы белән танышып, фасад өлешендә барган ремонтны атна ахырына бетерергә кирәклекне ассызлыклады.
-
Мәктәп укучылары көзге экскурсияләр оештыра
Бу көннәрдә лицей мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары "Яшьлек" спорткомплексына экскурсиягә бардылар. Укучылар стадионда булган спорт җиһазлары белән таныштылар.
-
"Уңыш-2015" операциясе. Эшчәнлек нәтиҗәсе бармы?
Басу-кырларда урып-җыю эшләре дәвам итә. Үстерелгән ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу - көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Урак чорында икмәккә һәм башка төр байлыкларга кул сузучылар да табыла. Республика буенча барган "Уңыш - 2015" операциясе урлашуларга киртә була аламы? Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өченТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы...
-
Россия Федерациясе Дәүләт Думасының 6576-6 санлы “1941-1945 елларда булган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан җәзадан коткару турында белдерү” карары чыкты
Карар нигезендә түбәндәге затлар җәзадан азат ителәләр:
-
Җир кишәрлегенә ия булучының анда йорт салырга хокукы юк
Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнеп крестьян (фермер) хуҗалыгы алып бару өчен бирелгән җир кишәрлегенә ия булучының анда йорт салырга хокукы юк.