Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

«Йөз Мәккә» хикмәте һәм заманча «Су анасы»: Тукай бәйгесе 500дән артык укучыны җыйды

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында унберенче тапкыр Габдулла Тукайның туган көненә – 140 еллык юбилеена багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» фәнни-иҗади бәйгесе оештырылды

Катнашучылар саны арта, география киңәя

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында унберенче тапкыр бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» республикакүләм фәнни-иҗади бәйгесе узды. Быелгы чара үзенең колачы, катнашучылар саны һәм яшьләрнең югары әзерлек дәрәҗәсе белән аерылып торды.

Дистә елдан артык үткәрелүче әлеге бәйге Татарстанның башлангыч, урта һәм төп гомуми белем бирү оешмаларының 1–11 сыйныф укучыларын, шулай ук махсус урта һәм югары уку йортлары студентларын бер мәйданчыкка җыйды. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, быел бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны ике тапкырга арткан: узган ел 290 кеше теркәлгән булса, быел гаризалар саны 540ка җиткән.

Бәйгенең географиясе дә инде күптән Татарстан Республикасы белән генә чикләнми. Быел бәйгедә катнашу өчен Чувашия, Башкортстан республикаларыннан, Самара, Оренбург, Әстерхан, Волгоград, Түбән Новгород өлкәләреннән, Ульяновск һәм Саратов шәһәрләреннән гаризалар килгән.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ioz-makka-xikmate-ham-zamanca-su-anasy-tukai-baigese-500dan-artyk-ukucyny-yidy-5921885

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев