Интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр тренингта катнашты
Яңалыклар

Интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр тренингта катнашты

24 ноябрь көнне Түбән Табындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбенә Казандагы Тимсофт тренинг компаниясе вәкилләре килде. Алар көн дәвамында балалар белән аерым-аерым төркемнәрдә эшләделәр: төркем булып эшләү өчен уеннар өйрәттеләр, шәм, сабын кебек эшләнмәләр ясау серләренә төшендерделәр. Балаларны бүләкләр белән дә сөендерделәр.


Нет комментариев